Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 июль 2019, 14:25

Авыл үсә

Курыйда 46 гаилә җир участоклары алды.

Районда шәхси торак төзелеше өчен участоклар бирү дәвам итә. Шушы көннәрдә Курый авылының «Көнчыгыш» микрорайоныннан Нефтекама шәһәренең 46 гаиләсе участоклар алды.
Авылның яңа микрорайонында шәхси торак төзелеше өчен барлыгы 200 гектарга якын җир бүленгән, бу - унышар сотый белән 196 участок дигән сүз. Былтыр краснокаманың күп балалы, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләре беренче 24 участокка хуҗа булган иде. Ул чакта микрорайонда Яңа һәм Кыр урамнарына нигез салынган иде.
Быел Нефтекама шәһәренең күп балалы, инвалид бала тәрбияләүче 57 гаиләсе микрорайоннан җир участогы алырга тиеш. Шуларның 46сы шушы көннәрдә Кыр урамының дәвамыннан, Яшел, Совет урамнарыннан, Юл тыкрыгыннан участоклар алды. Калган 11 гаилә тиздән, кирәкле документларын рәсмиләштереп бетерү белән, алачак. Алар өчен участок межаланган инде.
Читайте нас: