Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 июль 2019, 13:16

Эшнең яңа формаларын табарга

Бу атнада почта элемтәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Соңгы елларда почта байтак үзгәрешләр кичерде. Шулар һәм һөнәр үзенчәлекләре турында “Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиясенең филиалы Башкортстан Республикасы федераль почта элемтәсе идарәсенең Нефтекама почтамты аерымланган структур бүлекчәсе җитәкчесе Виталий Мерзляков белән сөйләштек.


- Виталий Анатольевич, Нефтекама почтамты бүген ниләр белән яши?


- Әлеге вакытта безнең коллектив Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләрендә, Краснокама һәм Калтасы районнарында яшәүчеләргә почта хезмәтләре күрсәтә. Бу халык саны 200 меңнән артып киткән зур төбәк. 44 почта бүлекчәсе 154 торак пунктын берләштерә. Аларны 112 почтальон хезмәтләндерә. Игътибар итегез әле, 154 торак пунктына 112 хат ташучы. Икешәр-өчәр торак пунктына почта таратучылар бар. Әлбәттә, аларның махсус транспорты юк, шунлыктан халыктан аларның эшенә карата шелтәләр еш керә. Мондый участокларда кадрлар да еш алышына.

Әмма почта, башка предприятиеләр кебек үк, тулы хуҗалык хисабында эшли һәм бернинди дә дотацияләр алмый. Шуңа күрә хәтта теләк бик көчле булганда да һәр авылга аерым хат ташучы беркетә алмыйбыз.


- 2019 елның икенче яртысына гәзит-журналларга язылу тәмамланды. Нәтиҗәләре ничегрәк?


- Матбугат басмаларына язылу кампаниясен начар үткәрдек димәс идем. Безнең почтамт буенча 20 мең данә гәзит һәм журналларга язылганнар. Бу елның беренче яртысы белән чагыштырганда дүрт мең данәгә артыграк.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 18 июльдә чыгачак 29нчы санында укыгыз.
Теглар:почта
Читайте нас: