Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 июль 2019, 12:33

Гаилә бәхете – ил бәхете

Яңа Хаҗидан Халисә һәм Шакиржан Шәяховлар 62 ел тату гомер кичерәләр.

Туган авыл. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек саф сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәгән, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары, сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тартып тора. Авыл җире бер яктан сокландыргыч табигате белән урын алып торса, икенче яктан үзенең тырыш, батыр уллары һәм чибәр кызлары - эш сөючән халкы белән данлыклы. Безнең Яңа Хаҗи авылы да үзенең үрнәкле, күркәм кешеләре, эшчән гаиләләре белән дан тота.
Күптән түгел без Халисә апа һәм Шакирҗан абый Шәяховларда кунакта булдык. Аларнын тату гомер кичерүләренә дә 62 ел тулган.
Шакирҗан абый 1936 елда Яңа Хаҗи авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Кечкенә чактан ук эшкә җигелеп үскән үсмер малай, 1950 елларда колхозларга тракторлар кайта башлау белән үк, авыл хуҗалыгы машиналары белән кызыксына башлый. Ул елларда Краснохолм авылында ачылган механизаторлар курсын бетереп кайта, һәм җиң сызганып тракторда эшли башлый.
1957 елның ямьле май аенда ул күрше Баръязыбаш авылы кызы белән матур итеп гаилә корып җибәрә. Алты балага гомер бирәләр. Шакирҗан абый бер таңнан икенче таңга кадәр колхозда тракторда эшли. Халисә апа колхоз эшенә дә өлгерә, өйдәге хуҗалык эшләре дә, алты бала да аның җилкәсенә төшә. Бергәләшеп матур итеп өй салып керәләр.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 18 июльдә чыгачак 69нчы санында укыгыз.
Читайте нас: