Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 июль 2019, 18:28

Интернационалист ветераннар очрашты

Район интернационалист ветераннар оешмасы рәисе урынбасарларының берсе Азат Ихаитдинов Әфган сугышында беренче көннәрдән үк катнашкан.

Район интернационалист ветераннар оешмасы рәисе урынбасарларының берсе Азат Ихаитдинов Әфган сугышында беренче көннәрдән үк катнашкан. Ул үзенең полкташларын: ул чактагы рота командиры, хәзер инде полковник Петр Чертков, хәрби пехота машинасының механик-водителе Виктор Белах һәм взвод командиры урынбасары, пулеметчы Илгизәр Рәфиковны кунакка чакырган. Алар безнең туган илебезнең төрле почмакларында яши. Мәсәлән, Петр Чертков Псковь өлкәсеннән килгән, Виктор Белах – Тюменьнән, ә Илгизәр Рәфиков - Ульяновскидан. Әмма дуслыкларын саклаганнар. Үзләре әйтүенчә, хәрби туганлыклары еллар үтү белән ныгыган гына.
«Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексында кунаклар «Оптимист» клубы әгъзалары белән очрашты. Петр Чертков Әфган сугышы турындагы хатирәләре белән уртаклашты, район интернационалист ветераннар оешмасы һәм «Оптимист» клубының эшчәнлеген югары бәяләде. Клуб әгъзалары аның чыгышын зур кызыксыну белән тыңлады, чөнки алар арасында да әфганлылар бар. Мәсәлән, хәрби вертолетчы Радик Гайнанов. Аны дошманнар бәреп төшергән, ләкин ул вертолетын текә ярга уңышлы гына утырта алалган.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 18 июльдә чыгачак 29нчы санында укыгыз.
Читайте нас: