Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 июль 2019, 15:50

Күңелле ял итәбез

“Кама” лагеренда икенче заезд тәмамланды.

“Кама” лагеренда икенче заезд тәмамланды.
Сменаның соңгы көнендә “Минем вожатыем” дип исемленгән рәсемнәр конкурсы үткәрелде, “XXI гамыр лидерлары” дип аталган икенче заездны тантаналы ябу оештырылды.
Балалар сәламәтләндерү лагерендагы мавыктыргыч программа балаларга бер минутка да күңелсезләнергә ирек бирми. Балалар үзара нык татулаша. Тик аерылышыр вакыт тиз килеп җитә. Балаларның җәйге ялы күңелле узсын һәм якты истәлекләре күбрәк булсын өчен, лагерь тәрбиячеләре нык тырыша.
Лагерь сменасы тәмамланды, әмма җәй дәвам итә әле. Димәк, уеннар, җырлар һәм күңел ачулар да дәвам итә. Тиздән “Кама” лагере балаларны өченче заездка кабул итәчәк.
Читайте нас: