Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 июль 2019, 12:38

Җәйнең тәме җиләктә

Яңа Моштыдан Гүзәл Никифорова җир җиләге үрентеләрен үстерә.

Яңа Моштыда яшәүче Гүзәл Никифорова җир җиләгенең голланд сорты үрентеләрен үстерү белән шөгыльләнә. Озак еллар ул җиләк сортларын мавыгып кына җыйган, ә хәзер ул бу эш белән акча кертергә уйлаган. Ә инде мәшгульлек үзәгендә эшчәнлекне оештыруга алган акча аңа үз эшен башлап җибәрү өчен зур гына ярдәм булган.


- Җиләк “җене” күптән кагылган инде миңа, моңарчы җир җиләгенең сортларын тупладым, бу җиләкне бик яратам. Аннары танышларым җиләк үрентеләрен сорый башлады, танышларымның танышлары аларны сатып алырга теләде. Үзем өчен генә үстергәнлектән үрентеләрем сатуга чыгарырга җитмәде. Шулчак җиләк үрентеләрен үстерү белән җитди шөгыльләнергә – мавыгуымны акча эшләүгә әйләндерергә булдым, - дип сөйли Гүзәл.


Моның өчен ул башта крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра. Әйткәндәй, Гүзәл һәм Айрат Никифоровлар Яңа Моштыга 12 ел элек күченеп килә. Җирдә эшләү ничек тә туендырыр әле, дип фикер йөртә алар. Шуңа да аларның участогы беркайчан да буш тормый, гаилә яшелчәләрдән мул уңыш ала. Ә инде акчалата ярдәм сорап алар халык мәшгульлеге үзәгенә баралар.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 18 июльдә чыгачак 29нчы санында укыгыз.
Читайте нас: