Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 июль 2019, 16:56

Елның беренче яртысында районда 104 сабый туган

Район дәваханәсе алты айдагы эшенә йомгак ясады. Ел башыннан ничә бала туган, ничә кеше вафат булган, диспансерлаштыруның нәтиҗәләре нинди, табиблар җитәме?

Елның беренче яртысында районда 104 сабый туган. Кызганычка каршы, былтыргы белән чагыштырганда туучыларның саны 17 балага кимегән.
Ә менә үлүчеләр кимегән: ел башыннан 201 үлем очрагы теркәлгән, бу былтыргыга караганда җидегә кимрәк. Үлүчеләр саны – 15.3%. Былтыр алты айда 208 кеше үлгән (15,4%).
Үлүчеләр ир-атлар арасында күбрәк – 115 кеше (барлык үлүчеләрнең 57,2%ы). Хатын-кызлардан 86 кеше бакыйлыкка күчкән.
Үлүчеләрнең уртача яше – 66,7, ир-атларныкы – 62,2, хатын-кызларныкы 72,2 яшь.
Үлемгә китерүче авыруларны барласак, саннар болайрак: беренче урында (57 очрак, үлүчеләрнең 28,4%ы) кан әйләнеше авырулары тора, икенче урында – нерв системасы авырулары (43 очрак, 21,7%), өченчедә – шешләр (27 очрак, 13,4%).
Узган елның беренче яртысы белән чагыштырганда кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләрнең саны 10га кимегән (67дән 57гә калган), психик какшаулардан үлүчеләр 9га кимегән (12-3), ашаканайту авыруларыннан үлүчеләр 10га кимегән (18-8). Эшкә сәләтле яшьтә үлүчеләрнең дә саны өчкә булса да кимегән (былтыр 58 булса, быел 55 кеше).
Эшкә сәләтле яшьтә үлүчеләрнең уртача яше – 46,2, шуларның ир-атларныкы – 47,5, хатын-кызларныкы 41 яшь.
Алты айда тышкы сәбәпләрдән 17 кеше вафат булган, бу үлүчеләрнең 8,5%ын тәшкил иткән. Тышкы сәбәпләрдән үлүчеләрнең саны былтыргыдан өч кешегә азрак.
Быел план буенча диспансерлаштыруны 5860 кеше үтәргә тиеш. Июль башына план 47,6%ка үтәлгән, диспансерлаштыруны 2791 кеше үткән. Тикшергәндә 682 кеше (24,4%) чагыштырмача сәламәт дип танылган, 2109 кешедә (75,6%) теге яки бу авырулар табылган һәм алар алга таба тикшерелергә җибәрелгән.
Әлеге вакытта районның дәвалау учреждениеләрендә “Авыл табибы” программасында катнашучы 38 табиб эшли, аларның күбесе акчаны торак сатып алуга тоткан һәм шулай итеп торак мәсьәләсен хәл иткән.
Фото: редакция архивыннан.
Читайте нас: