Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 июль 2019, 18:42

«Мин фотога төшереп кенә калмыйм, мин картиналар тудырам»

Фотографиягә мәхәббәт Элеонора Мансуровага кызын фотога төшерүдән килә.

Уйламаган да җирдән фотограф булып китүчеләр эшләрен гадәттә үз гаилә әгъзаларын фотога төшерүдән башлыйлар. Гаилә тормышын гәүдәләндерү теләге акрынлап һөнәргә әйләнә дә куя. Балалар булса, бу аеруча актуаль. Фотографиягә мәхәббәт Элеонора Мансуровага да кызын фотога төшерүдән килә. Ә бүген ул - танылган фотограф. Миңа калса, аның һәр фотосы – шедевр. Бүген Элеонора белән иҗади эзләнүләр, максат куюның әһәмияте, иҗат кешесенең күңел торышы турында сөйләшәбез.


- Элеонора, кем булырга хыялландыгыз, нинди белемегез бар? Фотога төшерү белән күптән шөгыльләнәсезме? Һөнәри юлыгыз бу өлкәдә ничек башланып китте?


- Балачакта археолог булырга һәм Мисырда эшләргә, казу эшләре алып барырга хыялландым. Ләкин мәктәп тәмамлаганда җирдә казыну теләгем бетте. Ижевск шәһәрендә Удмурт дәүләт университетына укырга кердем. Белемем буенча мин психолог, алты ел хатын-кызлар гимназиясендә эшләдем. Аннары, декрет ялында утырганда, балаларымны фотога төшерә башладым. Электән фото сәнгате турында уйланганым юк иде, ә вакыт узу белән фотография хакында бернәрсә дә белмәвемне аңладым. Башта фотограф Алексей Смирновта фотга төшерү серләренә төшендем. Ул фотоаппарат белән эшләргә, аны көйләргә өйрәтте. Шуннан соң фотога төшерә, махсус әдәбият укый, танылган фотографларның эшләре белән таныша башладым. Ярты ел Санкт-Петербургтан профессиональ фотограф һәм укытучы Александр Медведевның фотомәктәбендә нәфис фотографиягә он-лайн укыдым. Курс саен курс эше тапшырырга кирәк иде. Анда безне барысына да: яктылыкны ничек куярга, кешене ничек дөрес бастырырга яисә утыртырга, фотографияне ничек нәфис, портретка охшаш итәргә өйрәттеләр. Без сәнгать әсәрләрен һәм бөек рәссамнарның иҗатын өйрәндек. Аннары биремнәрне үтәргә тиеш булдык. Мәсәлән, аллюзия ясарга, танылган рәссамның картинасына охшаш итеп фото төшерергә кирәк. Мин Серовның «Девочка с персиками» картинасына аллюзия ясадым. Тик минем картинам «Девочка с апельсинами» дип аталды. Модель булырга олы кызым Варвара ризалашты. Александр Медведев минем эшемне мактады, аның сүзләре күңелемә сары май булып ятты. Гомумән, бу мәктәп мине күп нәрсәгә өйрәтте.


- Фотоны нәрсә тере һәм сыйфатлы итә?


- Кешедә эмоцияләр тудырырга кирәк. Мин төс, текстура, образ сайларга, төсләрне яраклаштырырга яратам. Фотоның постановкалы булып күренмәве бик мөһим. Балансны сакларга, кирәк мизгелне тотып ала һәм эшкәртү, яктылыкны һәм төсләрне дйрес сайлау исәбенә фотоның алдан уйланып төшерелгәнен “яшерә” белергә кирәк. Тере хисләр, табигый позалар һәм дөрес сайланган детальләр кирәк.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 29нчы санында укыгыз.
Читайте нас: