Интернет челтәрендә шушыны укыгач, көлдем дә, еладым да дигәндәй. Бала өчен шушыннан да олы бәхет юк инде ул! Әти белән әнинең килешеп яшәве зур сөенеч аңа. Килешеп кенә түгел, хәтта бер сүздә булулары мөһим сабыйга. Югыйсә, беркөн килеп балаң, әти-әни, үзара ачыклагыз инде, миңа нәрсә ярый да, нәрсә – юк дисә, ни әйтергә дә белмәссең. Күптән түгел танышларымның гаиләсендә нәкъ шулай булган да.
Зәлия белән Айрат (исемнәре үзгәртелде) бер ул тәрбиялиләр. Балага өч яшь тулганчы гаиләдә аны тәрбияләү буенча ызгышлар тумады, кем әйтмешли, тамагы тук, өсте бөтен булса, шул җитә, дип килеште ир белән хатын. Ә инде соңыннан китте инде аңлашылмаучылыклар. Әти кешенең ир баланы үзенчә, “ирләрчә” тәрбиялисе килде, әни кешенең тәрбия эшләренә карашы икенче төрле булды. Әти тыйганны, әни рөхсәт итте, әни тыйганны, әтисе тыймады. Бала мәктәпкә кергәч, бөтенләй талаш башланды гаиләдә. Әни кешенең бердәнбер улын төрле түгәрәкләргә йөртәсе, гел “биш”ле, “дүрт”легә генә укытасы килде. Ә әти кеше, бала укый-яза, саный белсә, шул җитә дип фикер йөртте. Бахыр бала ике арада өзгәләнде, ахыр чиктә, әнә, әти-әни, зинһар, мине килешеп тәрбияләгез инде, юкса, минем башым катты дигән.