Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүен Нәгыймә Булатова 17 яшьлек кыз булып каршылый.
- Бу көнне без Саклау һәм Саузбаш авыллары арасындагы басуда эшли идек, - дип искә ала Нәгыймә апа. – Өч хатын һәм мин җир тырмаладык. Парлап җигелеп тимер тырмаларны тарттык.
Авыр еллар була. Басуда эшләүчеләргә көненә ике кашык арыш ярмасы һәм ике бәрәңге бирәләр. Ә бит күпләрне өйләрендә бишәр-алтышар бала көтеп тора. Эшләүчеләр, үзләре ач йөреп, “паекларын” балаларына саклый. Менә бүген дә сулы казанга ике калак ярма салып төшке аш пешерергә куялар.
Кинәт язгы кыр өстендә кыңгырау шылтырап җибәрә. Пар атлар җигелгән арбада ниндидер ир-ат утыра. Ул атларын Саузбашка таба куа. Хатыннар нәрсә уйларга да белми. Әмма бер-ике сәгатьтән соң атка атланган колхоз рәисе чабып килеп җитә. Эшчеләр ерактан ук аның яхшы кәефтә икәнен шәйләп ала.
- Эшегезне ташлагыз да авылга йөгерегез. Сугыш беткән! Җиңү! - дип кычкыра ул һәм алга чаба.
- Кинәт кайдандыр болыт чыгып, көчле яңгыр ява башлады, - дип искә ала әңгәмәдәшем. – Ә без, яланаяк, юеш җирдән бата-бата, авылга таба йөгерүебезне дәвам иттек. Ул чагында безне туктатырлык бер генә көч тә булмагандыр шикелле!
Яңгыр, ничек кинәт башланган, шулай ук туктый. Болытлар арасыннан кояш чыгып, берни дә булмагандай, кыздыра башлый. Табигать тә безнең белән шатлана, дип уйлый күпләр.
Авылда барысы да клубка җыелган икән. Бу чыннан да зур бәйрәм була, чөнки Саузбашта сугыш җилләре кагылмаган гаилә дә юк. Берәүләр ирләрен югалта, икенчеләр әтисез, абзый-энекәшсез кала. Нәгыймә дә барысына да кушылып елый. Сугышта аның ике абыйсы һәлак була, ә Илдархан абыйсы хәбәрсез югала.
Нәгыймә 1928 елда күрше Актаныш районының Уръязы авылында туа. Өч айлык чагында әнисез кала, ә 30нчы еллар башында әтисе Тимербулатны раскулачить итеп Себергә җибәрәләр. Әмма ул ниндидер могҗиза белән Себер тайгасы урынына Ижевск шәһәренә эләгә. Ул анда яхшы эшкә урнаша, фатир ала һәм яшертен генә авылдан гаиләсен алып китә.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 29нчы санында (18 июль) укыгыз.