Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 июль 2019, 16:51

Көннәрнең аяз булуын телибез

Николо-Березовка юлында янә эш башланды.

Былтыр Краснокама юл ремонт-төзелеш идарәсе коллективы Николо-Березовка – Нефтекама юлына капиталь ремонт эшли башлаган иде. Район үзәгенә кергәндә 300 метр юлга яңа асфальт салынды. Ә быел җәй башында шул ук юлда тимер юлны кисеп чыгу урынныннан Николо-Березовка ягына бер километр юлга асфальт җәелде.
Үткән чәршәмбедә Николо-Березовка юлында янә эш башланды.Юл участогы мастеры Дәнил Мәрвәров раславынча, 2600 метр озынлыктагы юлга асфальт җәеләчәк. Коллектив бердәм эшли.
Әлеге участокта эшләр тәмамланганнан соң, тимер юлны кисеп чыгу урыныннан «Нефтекама» билгесенә кадәр 600 метр юлга асфальт җәясе кала. Коллектив җәй азагына кадәр Николо-Березовка – Нефтекама юлының бөтен озынлыгы буенча ремонт эшләрен тәмамларга уйлый. Ләкин күп нәрсә һава торышына бәйле. Билгеле булуынча, эш сыйфатын яхшырту максатыннан, хәзер яңгыр яуганда асфальт җәймиләр. Быелгы яңгырлы җәй юл эшчеләренең эшенә дә үзгәрешләр кертте. Шуңа карамастан, Дәнил Мәрвәров раславынча, колллектив тарафыннан бик күп эшләр башкарылган. Чокырларны ямаганнар, Мүзәк мәктәбе территориясенә асфальт җәйгәннәр, юл буйларын даими чабып торалар. Тагын юл эшчеләре Арлан – Әшит юлының 2500 метр озынлыктагы участогына капиталь ремонт ясауны планлаштыра. Шуңа күрә аларга көннәрнең аяз булуын телибез.
Читайте нас: