Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 июль 2019, 17:41

Радий Хәбиров Николо-Березовкадагы «Никольский храм» комплексы белән танышты

Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы иконалар тарихы белән кызыксынды һәм храм кыңгыраулары манарасына менеп төште.

Никола-Березовка авылындагы «Никольский храм» тарихи-архитектура комплекс 1994 елда булдырылган. Авыл символы булып Свято-Никольский храмы санала. Аның настоятеле, протоиерей Алексей Тихонов Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка экскурсия ясады.
Храм тарихы 1550 елда тәүге агач часовнядан башланган. Изге урынның хәзерге бинасы 1816 елда исеме билгесез мастер проекты буенча рус классицизмы стилендә төзелгән. 62 метрлык кыңгырау манарасы Башкортстандагы иң югары дини корылма булып санала. Николай чирвәке һәм аның Ленин урамындагы өлеше XIX гасыр тарихын күрсәтә һәм моның кебек биналар республикада башка юк.
Радий Хәбиров иконалар тарихы белән кызыксынды һәм храм кыңгыраулары манарасына менеп төште.
Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин Кама елгасының храм урнашкан яр буен төзекләндерү проекты белән таныштырды.
http://www.bashinform.ru/bash/1332336/
Читайте нас: