Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 июль 2019, 17:38

Бәләбәйдә йомшак сырлар да җитештереләчәк

Бүген Бәләбәй сөт комбинатында йомшак сырлар җитештерү предприятиесенә беренче таш салынды. Биредә ел саен 9 мең тонна продукция җитештерергә исәп тоталар.

Бүген Бәләбәй сөт комбинатында йомшак сырлар җитештерү предприятиесенә беренче таш салынды. Биредә ел саен 9 мең тонна продукция җитештерергә исәп тоталар.
Инвестор – "Savencia Fromage&Dairy" француз компаниясе. Сыр һәм сөт деликатеслары җитештерүгә махсуслашкан бу компания 2 миллиард сум инвестицияләр салуны планлаштыра. Проект ике этапта тормышка ашырылачак: беренче этап – 3 мең тонна, икенчесе 6 мең тонна.
200 яңа эш урыны булачак. Завод 2020 елда эшли башлаячак, дип көтелә.
Яңа предприятие төзелеше башлану тантанасында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты. Ул Русиядә Франция Илчесе Сильви Берманн һәм башка кунаклар белән Бәләбәй сөт комбинатының гамәлдәге җитештерү эшчәнлеге белән танышты.
Предприятиенең генеральный директоры Евгений Линкевич әйтүенчә, бүген биредә 750 кеше эшли, заводта 23 төр сыр җитештерелә. Ел саен комбинат республика бюджетына 500 миллион сумга кадәр салым түли.
– Без бүген яңа җитештерү төзелешен башлыйбыз. Ул республикага 200 яңа эш урыны, салым түләүләр һәм яңа технологияләр бирәчәк. Республикада киләчәктә дә яңа яхшы предприятиеләр төзелер, дип ышанам, – диде Радий Хәбиров тантанада.
Франция Илчесе эшнең ике ел элек, хезмәттәшлек хакындагы килешүгә кул куелгач, башлануын билгеләде.
"Savencia" компанияләр төркеме генеральный директоры Жан-Поль Торри Бәләбәйдә сырлар җитештерү буенча иң зур һәм матур завод төзеләчәген, аның кешеләр туклануына яхшы йогынты ясаячагын әйтте. Бу компания сөт эшкәртүнең һәм сыр җитештерүнең барлык технологияләре булган дөньядагы бердәнбер компания булып тора.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/b-l-b-yd-yomshak-syrlar-da-iteshterel-ch-k/
Читайте нас: