Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 июль 2019, 10:49

Балалар поликлиникасында ремонт бара

Куян авылындагы балалар поликлиникасы 1995 елдан эшли. Шуннан бирле монда күләмле ремонт эшләре үткәрелмәгән. Һәм менә «Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү» һәм «Кулай мохит» программалары буенча быел ул яңарачак.

- Космметик ремонт ясалып килде, әлбәттә. Ләкин капиталь ремонт ярдәмендә генә бетереп була торган проблемалар бар иде. Шуңа да махсус программага кушылу мөмкинлеге туу белән документларны әзерли башладык. Тырышлыгыбыз бушка китмәде – «Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү» программасы буенча капиталь ремонтка дип бер миллион сум алдык, - дип сөйли педиатрия бүлеге җитәкчесе Гөлнара Бәдертдинова.
Ремонт барган вакытта педиатрлар балаларны өлкәннәр корпусында кабул итә. Яңартылган балалар бүлекчәсе сабыйларны беренче сентябрьдән кабул итә башларга тиеш.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 25 июльдә чыгачак санында укыгыз.
Читайте нас: