Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 июль 2019, 17:04

Чәчәк телен аңлаучылар

Бүген Русиядә Флористлар көне билгеләнә.

Флора белгеченең эше күп очракта иҗади була. Эшен яратмаса, заманча әйтсәк, креативлык күрәсәтмәсә, аның эшен күрмәскә дә мөмкиннәр.
Флорист эше шатлык китерергә, төрле булырга тиеш. Флора белгечләренең эше Борынгы Мисырда ук сорау белән кулланган дип саныйлар. Соңрак Христианлык чорында Европада гөлләмәләр бүләк итү гадәте барлыкка килгән.
Бүген гөлләмәләр тормышыбызда зур урын алып торалар. Аларны свиданиегә алып киләләр, туйлар, туган көннәрдә, башка бәйрәмнәрдә бүләк итәләр.
Һәркемнең яраткан чәчәге була. Кемгә һәм кайсы бәйрәмгә нинди чәчәкләр бүләк итәргә кирәклеге турында стереотиплар бар хәтта.
Флористлар көненең рәсми статусы юк, әмма аны ел саен 24 июльдә бәйрәм итү гадәте бар. Моңа башлангыч 2009 елда салынган.
https://www.calend.ru/holidays/0/0/3466/
Читайте нас: