Кама таңнары
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 июль 2019, 12:02

Хабаровскида - матәм көне

Кичә төнлә Хабаровск краендагы тау чаңгысы курортында палатка тибындагы балалар лагере янган.

Кичә төнлә Хабаровск краендагы тау чаңгысы курортында палатка тибындагы балалар лагере янган. Бер кыз фаҗига урынында һәлак булган, янә өч бала соңрак реанимациядә үлгән.
Янгын "Холдоми" туркомплексында урындагы вакыт белән 2 сәгать 31 минутта чыккан. Лагерьда 7дән 15 яшькә кадәр 189 бала булган. Территориядәге 26 палатканың 20се янып беткән. Барлыгы 240 квадрат метр мәйдан янган.
Мәгълүм булуынча, янгында барлыгы 12 кеше зыян күргән. Аларның бишесе - өлкәннәр, җидесе - балалар. Дүрт бала үлгән, тагын берсе авыр хәлдә.
“Холдоми” лагере директоры Максим Кузнецов һәм “Экстрем сервис” җәмгыяте җитәкчесе Виталий Бурлаков кулга алынган.
Хабаровск краенда өч көнлек матәм көне игълан ителгән. Фаҗигадә үлгән балаларның гаиләләренә 1 миллион сум акча биреләчәк.
Әлеге фаҗигале очрак буенча җинаять эше ачылган, тикшерү бара.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/khabarovskida-mat-m-k-ne/
Читайте нас: