Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 июль 2019, 16:56

Җәйнең мондый булуында галимнәр гаепле диюләре хакмы?

Астероидларның Җиргә якын булуы көчле катаклизмнар тудырачак.

Кайвакыт галим дигәннәрнең тәкъдимнәренә карап-карап торасың да... үз акылларында микән болар, дип уйлап куясың.
Төрле шикле тәҗрибәләрне 19 гасыр башында ук үткәрә башлаганнар алар. Ярдә-төш коралы гына ни тора? Аннан соң Андрон коллайдеры уйлап тапканнар. Инде менә бер төркем галимнәр Җир шарын юк итәргә мөмкин булган чираттагы тәкъдимнәре белән чыккан – Җиргә астероидларларны “бәйләп” куймакчылар.
Безнең планетада цивилизация үсешенә булышлык итүче бик күп файдалы ресурслар көннән-көн кими бара. Кайдан алырга? Ничек тәэмин итәргә? Ә андый ресурсларга астероидлар бик бай икән. Ул ресурсларны Җир шарыннан ерактарак алсалар бер хәл, тик галимнәр астероидларны орбитага якынайтырга тәкъдим итә. Анда булсалар планетаның гравитациясе ярдәме белән алар Җир шарының юлдашына әйләнәчәкләр. Шул вакытта инде, галимнәр фикеренчә, иркенләп ресурслар алу белән шөгыльләнергә мөмкин булачак.
Тик бу никадәр куркыныч тудыруын алар нишләптер исәпкә алмый. Астероид атмосфера аша үтеп, Җир өстенә төшәргә дә мөмкин бит. Шәһәрләр генә түгел, илләрне дә юкка чыгарырга була алай. Хәер, төшмәгән очракта да астероидларның Җиргә якын булуы көчле катаклизмнар тудырырга җирлек бирәчәк. Әлеге тәкъдим тормышка ашмас, галимнәрнең хыялы гына булып калыр дип ышанасы килә.
Тик кышның кышча, җәйнең җәйчә булмавын уйлыйсың да, күңелдә шик туа...
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/ga-p-kh-ll-r/-yne-mondyy-buluynda-galimn-r-gaeple-diyul-re-khakmy/
Читайте нас: