Җәй көнендә күпләрнең бакчаларында чәчәкләр тирә-якка ямь биреп утыралар. Ләкин Николо-Березовкада яшәүче Эльвира Нагаеваның участогы узып йөрүчеләрнең аерым игътибарын җәлеп итә – койма артында берсеннән-берсе матур, төрледән-төрле чәчәкләр күренә. Ә инде капкадан кергәч үзеңне әкият иленә эләккәндәй хис итәсең – монда чәчәкләр шул чаклы күп, аларның кайсына карарга да белмисең, ә барысын да тотып, иснәп карыйсы килә.
- Чәчәкләрне мин гел яраттым. Аларны яратмаган кеше юктыр да ул. Матурлар бит! Ләкин аларны үстерү белән мәш килергә элек вакытым җитеп бетмәде, эш, балалар дип чаптык. Ә инде лаеклы ялгач чыккач, вакытым күбәйгәч, рәхәтләнеп үстерәм чәчәкләремне, - дип сөйли Эльвира Сәһәбиевна.
Электән, аның әйтүенчә, чәчәкләр үстерер өчен әллә ни мөмкинлеге дә булмаган, авылларда бер-ике гадәти чәчәк утыртканнар да шуның белән эш беткән, читтән кайтарылган чәчәкләр турында белмәгәннәр дә. Хәтта бүген киң таралган чалма чәчәкне дә Эльвира Нагаева беренче тапкыр Бөредә – педагогик вузда укыган чагында күргән. Күрү белән гашыйк булган үзләренә – чалма чәчәкләр камиллекләре белән аны чынлап та әсир иткәннәр.
Ләкин олыгая барган саен ул чәчәкләрнең барысында да камиллек күрә башлаган, үзе әйтүенчә, чәчәкләрнең бөтенесе дә үзенчә матур. Шунлыктан ул бөтен чәчәкләрне дә ярата, ошамаганы юк. Aвыл йортларында тәрәзә төпләренең төп бизәге булган күптән таныш яран гөленә дә карашын үзгәрткән ул. Нәтиҗәдә бүген аның коллекциясендә яран гөленең 10нан артык төре бар. Алар арасында тәбәнәкләре дә очрый. Аларны Эльвира Сәһәбиевна алмаш буенча килеп эләккән орлыклардан үстергән, танышы Балтыйк буеннан алып кайткан сорт та бар хәтта.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 31нче санында укыгыз.