Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 июль 2019, 12:34

Кошлар кебек очабыз!

26 июль – Парашютчылар көне.

Бу көнне парашют белән сикерүгә мөнәсәбәте булган һәркем бәйрәм итә: спортчылар, десантчылар, коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, пилотлар һәм космонавтлар. Әлбәттә, аларга якыннары, дуслары һәм туганнары кушыла.
Агымдагы елда Русиядә Парашютчылар көне 26 июльдә билгеләп үтелә. Әмма безнең илдә ул – рәсмиләштерелмәгән бәйрәм. Бу көнне спорт ярышлары һәм күрсәтмә чыгышлар уздырыла. Профессионаллар бәйрәм датасына юбилей сикерүләрен туры китерә.
Бәйрәмнең тарихы 1930 елның 6 июленнән башлана. Бу көнне Воронеж шәһәре янында Борис Мухортов җитәкчелегендәге парашютчылар төркеме самолетлардан сикерүләр сериясен үткәрә. Бу вакыйга Русия территориясендә парашют спорты белән күпләп мавыгу башлангычы булды. Ә аны үткәрү датасы бәйрәм көне булып билгеләнде.
Соңгы елларда Русиядә парашютчылар көне киң популярлык алды. Бәйрәм чаралары профессиональ даирәләрдә, шулай ук экстрим һәм әлеге спорт төрен яратучылар арасында уза.
Тулырак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/koshlar-kebek-ochabyz/
Читайте нас: