Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 июль 2019, 15:23

Кояш, су, таулар… һәм башка бернәрсә дә кирәк түгел!

Ял көннәрендә кая барырга була?

Башкортстан - икенче Швейцария, диләр. Шулай микән белмим, чөнки Швейцарияне барып күргәнем юк, ә менә Башкортстанның табигате чыннан да матур, искиткеч.
Инде биш еллап, ә бәлки, күбрәктер дә без дуслар белән берничә машинада республикабызның берәр районына барабыз. Иң матур, истәлекле урыннары күп булган, бай тарихлы якларны сайлыйбыз. Мәсәлән, Павловский, Нөгеш сусаклагычларында, Морадым тарлавыгында, Белорет һәм Архангель районнарында Инҗәрдә, Красноусольскида булдык. Гадәттә пәнҗешәмбе кич китәбез һәм якшәмбе кайтабыз. Быел да шулай иттек. Бу юлы Салават районын, дөресрәге, Йөрүзәндәге Идрис мәгарәсен сайладык.
Идрис мәгарәсен җирле халык Салават мәгарәсе дип йөртә. Риваятьләр буенча, анда Салават Юлаев үзенең көрәштәшләре белән соңгы эзәрлекләү вакытында качып яткан. Мәгарә Идрис авылыннан бер чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа бару авыр түгел, юлы әйбәт.
Уфадан М5 трассасы белән Чиләбегә таба юл тоттык, Олы Теләк- Аша-Симны уздык, аннары сулга Кропачевога таба борылдык. Шунысы кызык, Уфа һәм Иглин районыннан соң без сәгатьтән артык Чиләбе өлкәсе буенча бардык, аннары тагын үзебезнең республикага эләктек. Шунысы да гаҗәп, Салават районы Салават шәһәре белән бер дә янәшә түгел икән!
Идрис авылыннан мәгарәгә кадәр вак ташлы юл бара. Юлны шунда яшәүче кем дә күрсәтә ала. Юл азагында туктарга уңайлы урын бар. Әйткәндәй, парковка түләүле – бер машинадан тәүлегенә 100 сум алалар. Без иртәнге дүрттә барып җиттек. Машиналар аз иде, биш машинада барган булсак та, аларны бер авырлыкларсыз парковкага куйдык. Палаткалар корырга да әйбәт урыннар таптык, аны корган урын өчен дә тәүлегенә 100 сум түлисең.
Туларык "Кама таңнары2 гәзитенең 31нче санында укыгыз.
Читайте нас: