Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
26 июль 2019, 17:35

Журналистлар - Инфорумда

Уфада Русия Журналистлар берлеге Инфорумы башланды.

Уфада Русия Журналистлар берлеге Инфорумы башланды. Анда басма һәм электрон киңкүләм мәгълүмат чараларында, телевидение һәм радиода эшләүче журналистлар, блогерлар, медиаменеджерлар катнаша. Аларны көн дәвамында киеренке эш, медиа тармагындагы әйдәүче белгечләрнең лекцияләре, практикумнар көтә.
Җыелучыларны Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев сәламләде.
- Башкортстанда журналистика көчле икәнен беләм. Әмма осталыкның чиге юк, - диде ул. - Без былтыр илдә 25 урында шундый чара оештырдык. Быел - унынчысы. Инфорум ил буйлап атлый.
“Башинформ” акционерлар җәмгыятенең директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов журналистика белән власть арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләде.
- Әгәр без җитешсезлекләр турында сөйләмәсәк, мәгълүмат барыбер социаль челтәрләр, вацап һәм башка каналлардан тарала, шуңа күрә без читтә калалмыйбыз, - диде ул.
Владимир Соловьев теманы дәвам итте. Цензура закон белән тыелган. Әмма кайбер очракта ул кулланыла. “Әгәр шундый очрак булса, хәбәр итегез”, - диде ул. Шул ук вакытта Тыва Республикасы башлыгы үзе гәзиткә мәкаләләр яза, дип билгеләде Мәскәү кунагы.
Республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы Борис Мелкоедов власть бн элемтәдә социаль челтәрләрнең мөһимлеген билгеләде. Власть милли журналистикага, балалар, үсмерләр басмаларына ярдәм итәргә тиеш.
“Благовар хәбәрләре” гәзите баш мөхәррире Лира Гафарова кәгазьдәге басмаларга дәүләт ярдәме мәсьәләсен күтәрде. Соловьев бу мәсьәләне грантлар алу белән хәл итәргә мөмкин булуын әйтте.
Шулай ук, чарада “Авыл журналисты” программасы да кирәклеге турында да сүз булды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/zhurnalistlar-inforumda/
Читайте нас: