Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 июль 2019, 16:31

Спорт белән үрелгән тормыш

Пайдимир Пайкиев - күпкырлы кеше.

Пайдимир Пайкиев – районда өлкәннәр арасында үткәрелгән спорт ярышларында актив катнашучы. Катнашып кына калмый ул, ә спортның күп кенә төре буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Беренче вакытта мин аның шундый универсаль булуына аптырадым хәтта. Әмма якынрак танышкач, Пайдимир Пайбатырович тормышта да күпкырлы кеше икән дигән нәтиҗәгә килдем.
Пайдимир Пайкиев бала чагыннан ук ныклы булып үсә. Ул вакытта авыл малайлары милли көрәш белән мавыга, чөнки сабантуйлар ай буена дәвам итә диярлек: бүген бер авылда булса бәйрәм, иртәгә – икенчесендә... Һәм һәр сабантуй малайлар көрәшеннән башланып китә. Ә инде төп бүләк - чигелгән сөлге алу һәр малай өчен олы бәхеткә тиң була.
Пайдимир бокс белән дә кызыксына. Ихатада пычкы чүбе салынган капчык элеп куеп, аны бөтен күрше-тирә малайлары белән дөмбәсләүләрен әле дә хәтерли. Җәйләрен җыелышып йөгергәннәр, кышларын чаңгыда шуганнар. Болар барысы да алдагы тормышында бик ярдәм итә үзенә.
- Армиядә бокс белән ныклап шөгыльләнә башладым, чөнки полк командирыбыз бокс буенча халыкара класслы мастер иде. Батальонның бөтен личный составының бокс белән шөгыльләнүен таләп итте ул. Төрле дәрәҗәдәге турнирлар оештырылды, шуларның берсендә хәтта борынымны җимерделәр, ә мин барыбер “сугышуымны” дәвам иттем, - дип истәлекләре белән уртаклаша әңгәмәдәшем.
Дивизия беренчелегендә икенче урын алгач, Пайдимир Пайкиевка икенче разряд бирәләр.
Армиядән соң ул Нефтекамада эшкә урнаша, Никольск авылы кызы Милентинага өйләнә. Тик яшьләрнең яшәргә урыны булмый, һәм тиз генә фатир алуга өметләнеп, алар Яр Чаллыга автозавод төзелешенә китә. Биредә аларның уллары Эдуард белән Эмиль туа. Ә иң мөһиме, гаиләгә фатир бирәләр.
Татарстанда ул елларда милли көрәш киң таралыш ала. Иң каты бәрелешләр Яр Чаллы сабантуенда була. Бирегә бөтен Советлар Союзыннан көрәшчеләр килеп җыела. Пайдимир Пайбатырович үз категориясендә берничә ел батыр исемен ала, соңгы тапкыр 45 ел элек көрәшкәндә өченче урынга кала һәм “җитте” ди үзенә.
1987 елда Пайкиевлар Нефтекамага кайта, чөнки әти-әниләр картая һәм туып үскән йортының искерүен күрү Пайдимир Пайбатыровичка бик авыр була. Ул 2нче санлы УТТга водитель булып урнаша һәм яңа йорт салырга материаллар җыя башлый.
Тик 90нчы еллар җитә, илдә буталчыклар башланып китә. Хезмәт хакын тоткарлый башлыйлар.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 25 июльдә чыккан 30нчы санында укыгыз.
Читайте нас: