Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 июль 2019, 18:12

Якташларыбыз Койва елгасы буйлап көймәләрдә йөзде

Җәйге маҗаралар.

Июнь азагында бер төркем энтузиастлар Пермь краендагы Койва елгасында йөзеп кайттык. Елганың озынлыгы - 180 километр. Уртача авышлыгы – километрга 1,5 метр. Бу ярыйсы гына югары авышлык, шуңа да елганың агымы көчле һәм юлы тирән түгел.


Төркем составы

Төркем «интернациональ» булса да, күпчелеге Камбаркада яшәүчеләр иде. Яшь буенча да аерма булды: арабызда сигез яшьлек бала да, 69 яшьлек кеше дә бар иде. Шулай булуга карамастан, барыбыз да бөтен эшләрдә дә катнаштык: багажны җыюда, төяүдә булыштык, ишкәк белән иштек, савыт-саба юдык.


Без иртүк ике машинада Камбаркадан кузгалып киттек. Юлыбыз озын иде, шуңа күрә аны этапларга бүлдек, аның беренчеләрендә рульдә булмаганнар тирә-як белән танышып бардык.


Безнең белән Кама буе тарихын белүче кеше барды, шунлыктан «Звёздочка» кушаматлы эт һәм космонавт манекены белән космик модуль утырган урынга куелган һәйкәл янында тукталу көтелмәгән һәм кызыклы булды. 1961 елның мартында беренче кешенең космоска кайчан очачагы шушы очуга бәйле булган. Көн начар торуга карамастан, барысы да уңышлы узган һәм ике атнадан соң Юрий Гагарин орбитага чыгарга әзерләнә башлаган.


Язучыда кунакта

Киләсе тукталыш Дубовик авылында булды. Монда хатыны Ирина белән язучы Николай Башмаков яши. Алар кунаклар керү куркынычы барлыгы турында кисәтелгән булганнар, шуңа күрә өстәл сыйдан сыгылып тора иде. Без болай кунак булырга әзер түгел идек. Иртәнге аш төшке ашка охшаш булды: хуҗабикә әле пилмән, әле сосискалар чыгарды, чәен китерде. Ә Николай Башмаков сөйләде дә сөйләде, аның тарихта, сәясәттә, фәнни казанышларда шулкадәр күп белүенә ушыбыз китеп тыңлап утырдык.


Ике орден белән бүләкләнгән элеккеге хәрби, отставкадагы полковник быел 70 яшен билгеләгән. Юбилей уңаеннан аның белән белорус журналы мөхәррире очрашкан, нәтиҗәдә зур мәкалә басылып чыккан.


Ни өчен белорус журналисты килде, дип кызыксынган идек, Башмаковның хәрби хезмәтенең бер өлеше Белоруссиядә узган булып чыкты.


Ихатага чыккач та кызыклы әңгәмәдәштән аерыласыбыз килмәде. Кунакларга ул күптән түгел Мәскәүдә чыккан «Бумеранг из юности» китабыннан юмористик хикәяләрен укып ишеттерде.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 25 июльдә чыккан 30нчы санында укыгыз.
Читайте нас: