Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 июль 2019, 13:08

Кеше китә җирдән үзеннән соң якты эз калдырып

Билгеле галим Юрий Андугановка 70 яшь тулган булыр иде.

Кем соң ул - Юрий Андуганов?
Сигезьеллык белемне ул туган авылында ала, урта белем артыннан Арлан мәктәбенә китә. Н.К.Крупская исемендәге Мари дәүләт педагогия институтын «Рус теле һәм әдәбияты, мари теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча тәмамлагач, бер ел мәктәптә эшли, аннары Петропавловск-Камчатскийда хезмәт итә.
Филология өлкәсендәге фәнни эшчәнлеген Юрий Владимирович студент елларында ук башлап җибәрә. Шуңа да армиядән соң ук Тарту дәүләт университетының угро-фин телләре кафедрасы каршындагы аспирантурага керүенә аптырыйсы да юк. Шунда кандидатлык диссертациясен яклый.
1976 елда Юрий Андуганов Мари дәүләт университетында эшли башлый. Башта өлкән преподаватель, аннары доцент була.


1988-1991 елларда Юрий Владимирович шул ук Тарту университетның угро-фин телләре кафедрасы каршындагы докторантурасында укый. 1992 елда докторлык диссертациясен яклый һәм Мари дәүләт университетының профессорына әйләнә, угро-фин телләре кафедрасын җитәкли. Финляндия, Швеция, Эстониянең угро-фин телләрен өйрәнү үзәкләрендә стажировкалар үтә. Берничә телдә, шул исәптән инглиз һәм япон телләрендә ирекле сөйләшә. Угро-фин телләрен үстерүгә зур өлеш кертә, «Филология» баш советы милли секциясенең рәисе була.


Гомеренең соңгы елларында Юрий Владимирович Ханты-Мансида Югор дәүләт университетының Югра халыкларының теле, тарихы һәм мәдәнияте институтын җитәкли.


Юрий Андугановка «Мари Эл Республикасының атказанган фән эшлеклесе», «Югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» почетлы исемнәре бирелә, ул Олык Ипай исемендәге Мари комсомолы премиясе лауреаты, Эстония Республикасының «Крест Маарьямаа» ордены белән бүләкләнә.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 1 августта чыгачак 31нче санында укыгыз.
Читайте нас: