Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 июль 2019, 17:30

Үрнәк алыр урын бар

Районга «Бердәм Русия» партиясенең үзәк башкарма комитетының Идел буе һәм Урал федераль округларында эшләү буенча департаменты җитәкчесе Михаил Беликов, Башкортстан төбәк бүлекчәсе секретаренең беренче урынбасары, «Бердәм Русия» партиясе төбәк бүлекчәсенең Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров һәм «Бердәм Русия» партиясенең проект эшчәнлеге буенча төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Онищенко килделәр.

Үткән җомгада районга «Бердәм Русия» партиясенең үзәк башкарма комитетының Идел буе һәм Урал федераль округларында эшләү буенча департаменты җитәкчесе Михаил Беликов, Башкортстан төбәк бүлекчәсе секретаренең беренче урынбасары, «Бердәм Русия» партиясе төбәк бүлекчәсенең Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров һәм «Бердәм Русия» партиясенең проект эшчәнлеге буенча төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Онищенко килделәр.
Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин, район Советы секретаре Алексей Горбачев озатуындагы делегация «Йолдызлык» балалар иҗат үзәгендә булды. Николо-Березовка мәктәбе директоры Ольга Соломенникова балаларга патриотик тәрбия бирүнең ничек куелыуы турында җентекләп сөйләде. 2000 елдан алып район мәктәпләрендә әлеге эшкә яңа караш кулланыла, төп басым төрле эшчәнлек юнәлешләрендә укучының үз-үзен актуальләштерүенә ясала. Укуда, спортта һәм хемәттәге барлык уңышлары уку елы дәвамында исәпкә алынып бара һәм яз көне «Мәктәп намусы өчен» бәйрәме белән тәмамлана. Анда укучылар һәм сыйныф коллективлары үзләренең уңышлары өчен Почет грамоталары һәм призлар бирелә. «Мәктәп намусы өчен» мәктәп бәйрәмендә җиңүчеләр «Район намусы өчен» бәйрәменә чакырыла, һәм анда уку, спортчылар, яшьләр хәрәкәте лидерлары, бер сүз белән әйткәндә, районның белем бирү учреждениеләренең горурлыгы булган укучылар бүләкләнә.
Быелдан башлап авторы Алексей Горбачев булган әлеге проект «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров ярдәмендә яңа дәрәҗәгә чыкты – ул «Республика намусы өчен» республика фестиваль-конкурсына әйләнде.«Йолдызлык» балалар иҗат үзәге директоры Алсу Агиева журналистлар секциясенең уңышлы эшләве турында җентекләп сөйләде.
Авыл биләмәләрендә дүртенче ел инде ай саен «Һәр йортка хәбәрләр» гәзите чыгарыла. Әйткәндәй, бу эш юнәлеше дә республика дәрәҗәсенә күтәрелде: хәзер бөтен республика буенча мәктәп укучылары мәкаләләр яза, журналист осталыгына өйрәнә. Шул рәвешле, безнең урындагы партия бүлекчәсе тәкъдим иткән ике проект «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең Төбәк башкарма комитеты тарафннан хуплау тапты.
Мондый эш тәҗрибәсе «Бердәм Русия» партиясенең үзәк башкарма комитетының Идел буе һәм Урал федераль округларында эшләү буенча департаменты җитәкчесе Михаил Беликовны да кызыксындырды, ул педагоглар, тәрбиячеләр, район хакимияте җитәкчелегенең эшен югары бәяләде һәм проектны бөтенрусия дәрәҗәсенә тәкъдим итәргә мөмкин булуын белдерде.
- Биредә үсеп килүче буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдә кызыксынган кешеләр эшли, күрәсең. Сезнең эш тәҗрибәгез үрнәк итеп алырлык, - диде ул ахырда.
Аннары кунаклар «Кулайлы шәһәр мохите» проекты кысаларында яр буен төзекләндерү планлаштырылган Кама елгасы буенда булды.
Читайте нас: