Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
31 июль 2019, 12:27

Замана киленнәре

Сатирик хикәя.

Их замана, замана! Менә ичмасам килен! Кап-кара күзләрне тагын да ныграк серлеләндереп куертылган кара керфекләр өстендәге ясалма кара каш сөйләгәндә кыйгачланып күтәрелеп-күтәрелеп китә. Шартын китереп киселеп буялган шоп-шома, ап-ак чәчләрне, күзләренә төшмәсә дә, озын ясалма тырнаклы куллар әле бер, әле икенче якка сыйпаштырып ала. Әз генә осталар кулы тисә дә, чиягә тиң иреннәре үз матурлыгын югалтмаган. Шул матур иреннәр миңа яшь килен өчен бүгенгә хәл ителмәгән иң мөһим мәсьәлә булган серләрне ача, ә мин, үз гомеремдә бизәнү, төзәнү күрмәгән гади авыл хатыны, аның ясалма матурлыгы астына яшерелгән, гүзәл яшьлектә генә була торган, русчалап әйтсәк, «натуральный» матурлыкка кушылган күңел сафлыгын эзлим. Бу төс-кыяфәттә табигый берни калмаган кебек, гасырдан гасырга күчеп йөргән килен-кайнә мөнәсәбәтендә дә уртаклык таба алмый ушым китеп, яшь киленне тыңлыйм.
Әйе шулай, нишлисең, яшь киленгә иркенлек кирәк, иркенлек булмаганга гына авырга кала алмый интегә икән бит, бахыр бала. «Булсын ул әни кеше булсын, сәгать саен кәрәзле телефон аша хәл белешеп зинкетмәсен, нигә кирәк аңа безнең нәрсә пешергән, улы ач булмагач, нәрсә ашаса да барыбер түгелме аңа?» - ди, әнгәмәсен тәмамлап, хәстәрлекле кайнәнең игътибарыннан зар-интизар булган яшь килен.
Ниләр дип җавап бирим соң сиңа, балакаем, әлегә ана хисен татымаган яшь хатынга ничек аңлатыйм кайнәнең йокысыз төннәрен, сагышлы көннәрен. Әлбәттә, язмыш үз сынаулары белән ачысын да, төчесен дә аңлатыр сиңа.Тормышның матурлыгын да күрергә өйрәнерсең әле син. Боларның барысын да вакытка кушыйк, вакыт барысын да төзәтә, барысын да үз җаена сала. Әлегә, хәтер капчыгымны барлап, үзем килен булып төшкәч узган сынауларымның берничәсен генә искә төшереп узарга базнат итәрмен, мөгаен.
Ни сәбәпледер килен булып төшкәч үк яратмады мине кайнам. Чыраен да ачмады, сөйләшеп, серләшепә утырмады, эндәшми генә төрлечә сынады. Кайнәм фермада савымчы булып эшли иде. Мин эштән кайтуга, ул эшкә китә. Эштән кайтып ял итәрмен дисәм, ирнең энесе тезә башлый кайнанам кушып киткән эшләрне. Беләсеңме, белмисеңме дип сораучы да юк, кем әйтмешли, иргә бара белгәч, эшен дә белсен дигәндер инде, күрәсең. Беренче сынау тәбикмәк пешерү булды. Тәбикмәк изелгән, кабарган, мич ягып пешерәсе генә.
Дәвамын "Кама таңнары" гәзитенең 1 августта чыгачак 31нче санында укыгыз.
Фото: https://www.liveinternet.ru/users/3833517/post253751319/
Читайте нас: