Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 август 2019, 21:47

Без матур, төзек, аек авыллар яклы!

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә "Аек авыл" республика проекты турында сүз барды.

- Без яшәү рәвешен формалаштырабыз. Без матур, төзек, аек авыллар, позитив автивлык яклы, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары,
Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Эльвира Аеткулова. - Республика җитәкчесе башкарган эшчәнлек һәм урыннардагы активлык нәтиҗәсендә, узган 6 айда 250 литр агулы спиртлы эчемлек әйләнештән алынган. Бу эшкә җәмәгатьчелек актив кушыла, безнең проект моңа ярдәмгә киләчәк."
Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы әгъзасы, аның Демография, сәламәтлек саклау һәм гаилә мәсьәләләре буенча комиссиясе кураторы Сәлия Морзабаева сүзләренә караганда, республикадагы авылларда эшкә яраклы яшьтәге ирләрнең чагыштырмача күбрәк үлүе күзәтелә.
- Бу - һәркемнең үзенә, гаиләсенә карата мөнәсәбәте нәтиҗәсе, - диде яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов. - Без моңа каршы тыю түгел, ә халыкны сәламәт тормыш рәвеше алып баруга җәлеп итү, мәдәни ял итү мөмкинлекләрен арттыру юлы белән ирешмәкчебез.
"Аек авыл" республикасы бәйгесе шартлары турында http://kurultay-ufa.ru/ru/2019/04/09/ сайтында укыгыз.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/bez-matur-t-zek-aek-avyllar-yakly/?sphrase_id=704681
Читайте нас: