Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 август 2019, 11:15

Һәйкәл барлыкка киләчәк

Районда Елизавета Федоровнаның исеме мәңгеләштереләчәк.

Свято-Никольск храмы территориясендә узган гасыр башында авылга ике тапкыр килгән Бөек княгиня Елизавета Федоровна Романовага һәйкәл куелачак.
Үткән атнада районга проектның җитәкчесе, Сергиевск мемориал фонды директоры Денис Со¬лодовников һәм аны тормышка ашыручы, «Финикс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Русия Милли иҗат мастерское директоры Олег Союстов килделәр. Рәсми кунакларны район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин, храм настоятеле, протоиерей Алексей Тихонов һәм район хакимияте бүлекләре җитәкчеләре озатып йөрде.
Делегация беренче чиратта Бөек княгиняның истәлеге мәңгеләштереләчәк Свято-Никольск храмы территориясендә булды. Сергиевск мемориал фонды Елизавета Федоровнага һәйкәлне бушлай куярга әзер. Фонд 2015 елдан бирле эшли. Шул еллар дәвамында коллектив тарихи, иң беренче, Романовлар йорты белән бәйле, дөреслекне ныгыту өстендә эшли. Һәйкәл храм территориясенә кергән җирдән ерак түгел ике чыршы арасында булачак.
Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин кунакларны Николо-Березовканың түбәнге өлешен төзекләндерү дизайн-проекты белән таныштырды. Проект мәйданчык, хәвефсез су юлы төзүне, җәяүлеләр өчен яңа зоналарга асфальт салуны, урамны яктыртуны, эскәмияләр, чүкеп ясалган коймалар урнаштыруны үз эченә ала. Шулай итеп, проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә храм территориясен төзекләндерү буенча эшләрне авылның тарихи өлешен төптән үзгәртәчәк бер зур комплекска берләштерергә мөмкин булачак.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 31нче санында укыгыз.
Фото: Елизавета Романовага һәйкәл храм территориясенә кергән җирдән ерак түгел ике чыршы арасында булачак.
Читайте нас: