Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 август 2019, 12:38

Авыллар төзекләнә

Саузбаш авыл биләмәсендә торак пунктларын төзекләндерү белән мәшгульләр.

Урамда җәй, шуңа күрә бүген авыл биләмәләре башлыкларының көндәлек мәшәкатьләре дә шул ел фасылы белән бәйле. Саузбаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Эльза Хәертдинова сүзләре буенча, быел җәй аларда төзекләндерү ягыннан бик күп эшләр башкарылган.
- Төзекләндерү – территорияләрне карап тоту буенча тулы бер комплекс ул, - ди Эльза Әхияровна. - Аңлашыла ки, моңа байтак акча таләп ителә. Һәм бу юнәлештә төрле программаларның ярдәме зур булды.
Авыл биләмәсе, элекке кебек, быел да юлларны ремонтлауга, урамнарны яктыртуга зур игътибар бирде. Саклау авылында юл фонды акчасы исәбенә Колхоз урамын ремонтларга карар ителде. Яңгырда да, язлы-көзле дә анда су җыелып ята иде, - ди биләмә башлыгы Эльза Хәертдинова. – Ком-таш, 45 тонна вак таш керттек. Хәзер урамны танырлык та түгел. Эшебезнең нәтиҗәсен күреп шатланабыз.
Моннан тыш, «Анык эшләр» проекты буенча Саклау авылы мәдәният йортына аппаратура сатып алганнар, искесе 20 ел хезмәт иткән булган.
Хәзер теләсә нинди чараны зур итеп үткәрә алачакбыз, - дип дәвам итә биләмә башлыгы. – Колонкаларны сабантуйларда һәм башка зур чараларда да куллана алабыз. Якын арада «Анык эшләр» проекты буенча шулай ук Саклау авылында дүрт тыкрыкка баганаларга яктырткычлар куелачак.
Җирле башлангычларга булышлык итү программасы буенча Саузбаш җәмәгать үзәгенең түбәсен алыштыру буенча эшләр планлаштырылган. Аукцион үткәрелгән инде, подрядчы билгеле, тиздән эшләр башланачак.
- Сауз авылында җәмәгать үзәге бүгенге көндә бердәнбер мәдәният учагы булып тора, чөнки авылда мәктәп тә юк. Аның түбәсе күптән тишелгән һәм аннан су ага. Бер түбә астында ФАП һәм китапханә дә урнашкан, - дип Эльза Әхияровна. – Моннан тыш, Саузбаш авылы зираты мәсьәләсе күптән үзенең хәл ителүен көтә иде. Гамәлдәге зират авылдан ерак кына урнашкан, җирләр өчен буш урыннар да юк диярлек. Яңа урын билгеләдек һәм участокны межалау өчен «Краснокамстройзаказчик» предприятиесенә заявка бирдек. Яңа зират Иске һәм Яңа Саузбаш арасында булачак.
Җәй дәвамында биләмә территориясендә юл читләрендә, авыллар арасында, йортлар тирәсендәге чүп үләннәрен даими чабып торганнар. Бу эштә нефтьчеләр, юл ремонт-төзелеш идарәсе ярдәм иткән. Авыл халкы соравы буенча Саклау авылының Колхоз һәм Яр буе урамнарында, Сауз авылының Үзәк урамында газүткәргечләргә һәм электр линияләренә куркыныч тудырган агачларны кискәннәр. Әйткәндәй, агачларны районның иң яхшы авыл биләмәсе буларак беренче урын алган өчен сабантуйда бирелгән акчага кискәннәр.
Соңгы көннәрдә эшчеләр социаль-мәдәни объектларны кышкы шартларда эшләүгә әзерлек белән мәшгуль. Оъектларны августның беренче көнендә кабул иттеләр.
Читайте нас: