Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 август 2019, 15:47

Мин анда яшәргә калмас идем

Ике ай буе Америкада кунакта булган Галимә Габсәләмова тәэссоратлары белән уртаклаша.

Галимә Габсәләмова – районда билгеле шәхес. Укытучы, башкарма комитет секретаре булып эшли, Саузбаш авыл Советы депутаты, колхоз профкомы рәисе итеп сайлана. Кайда гына эшләсә дә, беренче планга хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрен куя. Күптән лаеклы ялда булуына карамастан, Гәлимә Заһитовна җәмәгать эшләрен алып бара. Ул – Саузбаш авыл биләмәсе ветераннарының башлангыч оешмасы рәисе. Авыл биләмәсе пенсионерларының бай, кызыклы тормыш алып баруларында һәм ветеран оешмасының районда иң яхшылар рәтендә йөрүендә аның рәисенең роле зур.
Гаиләдә ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Алар инде күптән аерым яшиләр. Ә менә кызлары Гөлназ барысыннан да кыюрак булып чыга – Ижевск дәүләт техник университетын тәмамлагач Америка Кушма Штатларына китә һәм шунда яшәргә кала.
Кызы чакыруы буенча Гәлимә Заһитовна быел АКШка кунакка барып кайта. Ике ай яши ул инда. Без аның чит илдән алып кайткан тәэссоратлары белән ураклашуын сорадык. Аларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
- Уфа-Мәскәү-Вашингтон маршруты буенча 13 сәгатьтән артыграк очтык, чөнки ара шактый ерак – 9 мең чакрым. Уфадан киткәндә суык, җирдә кар ята иде. Ә Вашингтонда чын яз җиткән һәм магнолияләр чәчәк ата, кешеләр җәйге киемдә йөри иде. Андагы матурлык, чисталык һәм тәртипне күреп ушым китте.
Бездә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү белән проблема зурдан булгач, аларда бу эшнең ничек оештырылуына игътибар иттем. Чүп савытлары махсус ябык кабинкаларга куелган. Вак чүпне савытка салалар, ә эресен урна янында калдыралар. Кабина янында бернәрсә дә аунап ятмый. Җил очырырдай әйбер дә юк.
Америкалылар – ачык һәм мөлаем кешеләр, каршысына очраган кешегә елмаймыча һәм яхшы көн теләмичә узып китүче юк анда. Мин анда исерек бер генә кешене дә очратмадым, кулына сыра яисә аракы шешәсе тоткан кеше дә күрмәдем.
Сәүдә учреждениеләрендә сатучыларга тулысынча ышаналар. Беркем дә аларны күзәтми, артыннан йөрми. Һәр сатып алучы кирәкле товарын сайлый һәм чыкканда банкоматта түли. Моны үзаллы эшли алмаганнарга кассирлар ярдәмгә килә. Сатып алучыларның балалары һәр кибеттә бушка җимеш һәм кәнфитләр белән сыйлана, үзенә ошаган уенчыкны сайлый ала.
Зур кибетләрдә хәтта мохтаҗларга түләүсез кайнар аш оештырылган.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 8 августта чыгачак 32нче санында укыгыз.
Читайте нас: