Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 август 2019, 17:58

Алар тормышыбызны ничек үзгәртәчәк

Нефтекама, Агыйдел шәһәрләре һәм Краснокама, Калтасы, Яңавыл районнары территориясендә «гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру буенча төбәк киңәшмә узды.

Җомга көнне Нефтекамада Нефтекама, Агыйдел шәһәрләре һәм Краснокама, Калтасы, Яңавыл районнары территориясендә «Демография», «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите», «Урта һәм кече эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычын хуплау» гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру буенча төбәк киңәшмә узды.


Киңәшмәдә БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе, «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе Секретаре Константин Толкачев, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Әхмәдинуров, министрлыклардан, БР Эшкуарлык һәм туризм буенча, Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетларыннан вәкилләр катнашты.


Гомумдәүләт проектлары - 2019 елдан башлап 2024 ел ахырына кадәр исәпләнгән ил үсешенең төп юнәлешләре ул. Алар барлыгы 12. Безнең республика 12 проектта да катнаша. Алар мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, юлларны ремонтлауга, гаиләләргә бушылык итүгә һәм тормышыбызның башка мөһим тармакларына кагыла.


Алар илнең фәнни-технологик һәм социаль-икътисади үсешендә ыргылыш ясарга, һәрберебезнең тормышын яхшыртырга, формалашу өчен мөмкинлекләр тудырырга тиеш. Киңәшмәдә дүрт проект җентекләп тикшерелде.


Бу хакта тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 8 августта чыгачак 32нче санында укыгыз.
Читайте нас: