Иң күп эш хакы алып эшләүчеләр нефть чыгару тармагында, иң азы җиңел сәнәгатьтә хезмәт итә.
Русиядә, башка күп кенә илләрдәге кебек, эш хакларының аермасы сизелүе күзәтелә. Эш хакында, әлбәттә, кешенең белеме белән сайлаган һөнәре зур роль уйный.
Белгечләр 27 тармакны анализлаганнан соң шундый нәтиҗәгә килгән: бары тик өчтән бер өлешендә генә хезмәткәрләрнең эш хакы илдәге уртача эш хакыннан күбрәк килеп чыга. Хезмәткәрләрнең 12 проценты гына аена 75 мең сум алып эшли.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/kemn-r-k-p-esh-khaky-ala-/