Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 август 2019, 14:38

Герой белән хушлаштылар

Дүртөйле районында Илмир Хановны җирләделәр.

Кичә Дүртөйле районының Семилетка авылында полиция сержанты Илмир Ханов белән хушлаштылар.
Ул 1 августта Ханты-Манси автономияле округының Сургут шәһәрендә кораллы җинаятьчене тотканда һәлак булды.
25 яшьлек егет Патруль-пост хезмәте батальонында хезмәт итә. Бу төнне полицейскийлар ярдәм итәргә теләгән канга баткан ир үзе кораллы җинаятьче булыр дип беркем дә уйламый. Илмирның Сургуттан махсус кайткан хезмәттәшләре, ул үз гомере бәрабәренә иптәше Александр Царегородцевны коткарды, ди. Ләкин үзе пычак белән үлемечле яра ала.
- Илмир Патруль-пост хезмәтенә эләгергә хыялланган. Безгә эшкә урнашу белән аны коллектив бертуганыдай кабул итте. Аңа теләсә кем ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала иде, ул кемгәдер ярдәм итә алуына шат булды, - дип сөйли батальон командиры урынбасары Павел Шихатов.
Герой белән хушлашырга якыннары, дуслары, Русия Эчке эшләр министрлыгының Дүртөйле районы буенча бөтен личный составы килгән иде. Хушлашу авыл клубында булды. Республика җитәкчесе һәм хөкүмәте исеменнән Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәширов кайгы уртаклашты.
Полиция сержанты Илмир Ханов туган авылыннан берничә чакрым читтә җирләнде. Аның исеме Туган иленә хезмәттә башын салган полицейскийларның фаҗигале исемлеген тулыландырды. Ул яшәгән Сургут шәһәрендә хезмәттәшләре Башкортстан полицейские исемен мемориаль тактада мәңгеләштерергә җыена.
Фирая Салихҗанова әзерләде.
Фото: БР Буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас: