Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 август 2019, 14:02

Мөмкинлектән файдаланыгыз

Районга «Сәламәтлек поезды» килә.

Авылларда күчмә медицина тикшерүләре, диагностикалау һәм дәвалау чаралары үткәрер өчен районга күчмә мобиль медицина автопоезды килә.
Үзәк район дәваханәсендә хәбәр итүләренчә, күчмә модульле медицина үзәкләре авылларда 8-17 августта эшләяәчәк. Төрле белгечләр пациентларны берьюлы кабул итсен өчен, сәламәтлек поезды барлык тикшле медицина җайланмалары белән тәэмин ителгән.
Модульле медицина үзәкләрендә офтальмолог, эндокринолог, хирург-онколог, стоматолог, терапевт кабул итәчәкләр. Шунда ук УЗИ һәм күчмә флюорографик лаборатория эшләячәкләр. Медицина автопоезды 8-9 августта - Мүзәктә, 10-11 августта – Яңа Бурада, 14-15 августта – Саузбашта, 16-17 августта Яңа Янъегеттә эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Сәламәтлек поездлары, ә алар бишәү, республика буенча 22 апрельдән башлап йөриләр. Әлеге чара Республика башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча үткәрелә. Акция барышында авыл кешеләре белгечләр белән киңәшләшергә, медицина тикшерүе үтәргә һәм башлангыч медицина ярдәме алырга мөмкин.
Автопоездлар составына күчмә Сәламәтлек үзәкләре, ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Республика клиник дәваханәсенең һәм Республика кардиологик үзәгенең диагностика үзәкләре, Республика стоматология поликлиникасының модуле керәләр.
- Бу кешеләрне төрле белгечләр буенча йөртмәс өчен кирәк, «Табиблар - авыруларга» ысулы үзен аклый, аеруча авылда, - дип исәплиләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Краснокама районы үзәк дәваханәсе халыкны бу форсаттан булдыралганча күбрәк файдаланырга һәм тикшерүне шушы көннәрдә узарга чакыра. Күпләр өчен бу урында тикшеренер, тиешле дәвалануны алыр өчен бер дигән мөмкинлек.
Читайте нас: