Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 август 2019, 12:58

Тукта яңгыр, тукта яңгыр...

Август салкын була, дип фаразлый синоптиклар.

Менә ичмасам җәй быел! Җәй дисәң хәтерең калыр инде. Инде августка кердек, ә эссе көннәр булмады да диярлек. Алары да июньдә күренеп калды. Июль көткән челләне алып килмәде. Җәйнең ике ае үтеп тә китте, ә без рәхәтләнеп суда коена алмадык, печәнне дә җитәрлек әзерләмәдек, мендәрләрне дә кояшта җилләтмәдек, җиләк тә булмады, балны да суырта алмыйлар... Август та тоташ яңгырлар белән башланып китте. Өстәвенә гарасат котыра. Суык. Ә сез июль азагында 10 градус җылылыкны хәтерлисезме?
Алдагы көннәргә һава торышын карыйм. Анда да яктылык күренми, октябрьгә хас салкын көннәр дәвам итәчәк. Август уртасына якынрак кояш күренә әле, ә аннары республикага тагын яңгырлар килә, чатырларны гел үзең белән йөртәсе, резин итекләрне тартып чыгарасы гына инде.
Быелгы җәйнең каршылыклы, алмашучан һавасы нәрсә белән бәйле соң? Ни өчен эссе көннәр кинәт кенә көчле җилләргә һәм салкынга алышына?
“Көнбатыш күчешенең йомшаруы шартларында һава массаларының тиз күченүе барлыкка килә. Гап-гади таганны хәтерләтә бу: һава торышы әле бер якка, әле икенче якка үзгәрә, - дип аңлата профессор, Башкорт дәүләт университетының гидрология һәм геоэкология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы Әүфәр Гәрәев. – Нәтиҗәдә әле нык эссе, әле суыта һәм гарасат котыра, боз ява. Моны глобаль үзгәрешләрнең төбәк күренеше дип атыйбыз. Һәм бу тенденция анык чагыла. Бу язның ике атнага соңлавы да, салкыннар һәм җылының чиратлашуы да, антициклоннар тәэсирендә аномаль эссе килүе дә. Кызганычка каршы, мондый күренешләргә игътибар итмиләр, ә бит аларны өйрәнергә һәм киңәшләр бирергә кирәк. Һәм бу безнең яклар өчен генә хас түгел”.
Читайте нас: