Якыннары аның рухына багышлап Казанда Коръән ашы үткәргәннәр. Сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина да Хәния Фәрхи вафат булган көнне Казанда аның каберендә булган. "Синең чакыруың белән очар коштай Казанга очып килә идем, йөрәк парәм. Синең белән күрешү, очрашу йөрегәмне генә җылытып калмый, бар дөньяма нур, наз тула иде. Ә хәзер, Кояшым, синең янга әрнүле сагыну, җанымны тетрәндереп кайнар яшьләремне кабер ташымда чылатам", - ди Фирүзә ханым.