Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 август 2019, 14:22

Очрашу урыны - «Гаилә» үзәге

Яңа Нугайда «Гаилә – безнең йортыбыз» дип аталган конкурс-уен программасы узды.

Яңа Нугай авыл биләмәсендә гаилә хезмәте белгечләре тарафыннан сәламәт тормыш рәвешенә, әдәбиятка, юл йөрү кагыйдәләренә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә һәм башка темаларга багышланган бик күп чаралар үткәрелде.
Күптән түгел «Гаилә – безнең йортыбыз» дип аталган конкурс-уен программасы уздырдык. Мәхәббәт һәм тугрылык көне символы һәр катнашучының кәгазьдә киселгән кул контуры булды. Җыелучыларга кулларга теләкләр язарга тәкъдим ителде.
Аннары балалар гаилә белән эш буенча белгечләр белән бергә урман буйлап виртуаль сәяхәткә китте. Юлда алар викторина сорауларына җавап бирде, конкурсларда катнаштылар. Яшь активистлар яңа нәрсәләр белеп кенә калмады, ә язучы-натуристларның әсәрләре белән дә таныштылар.
Чара Юл йөрү кагыйдәләре буенча интеллектуаль ярыш белән дәвам итте.
Ә инде күңелле эстафеталар балаларга да, ата-аналарга нык ошады.
Теглар:яңа нугай
Читайте нас: