Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 август 2019, 11:38

Иске Мошты: китапханә яңартылган, ә клуб ремонт көтә

Рөстәм Мусин Яңа Янъегет авыл биләмәсендә булды.

«Бигрәк шыксыз», - әйтерсең лә аны Яңа Янъегет авыл биләмәсе буенча озата барган авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рәдиф Әхсәновка да, биләмә башлыгы Ирина Нигъмәтовага да түгел, ә үз-үзенә әйтте район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин Иске Моштыда «Восход» җәмгыяте идарәсе һәм китапханә урнашкан административ бинага карап. Үткән атнада район башлыгы шушы биләмәгә караган авыллар белән танышып йөрде.
Бина тыштан гына түгел, эчтән дә ямьсез булып чыкты. Чүлдәге оазис шикелле күптән түгел яхшы «ремонттан чыккан» китапханә генә җимерекләр арасында ямь биреп утыра. Анда якты, җылы, матур. Китапханәче Рәйсә Солтанованың бик күп кызыклы чаралар үткәрүен (алар турында район гәзитенә дә хәбәр итеп тора ул) һәм, китапханә авылдашлары өчен чын мәдәният учагына әйләнсен өчен, барысын да эшләвен яхшы беләм.
Чөнки икенче «мәдәният учагы » - авыл клубы – шундый начар хәлдә ки, эшләүчеләре үпкәләмәсен, әмма анда керәсе дә килми. Кайчандыр аның эчен агачтан бизәкләп ясаганнар, һәм үз чоры өчен бу бик кушпы күренгәндер. Ләкин вакыт матурлыкны җуеп кына калмаган, ә черүгә бирешүчән агачны да «ашаган»: түшәм ярыйсы гына бөгелгән. Алла сакласын, залда утыручылар өстенә ишелеп төшмәсен. «Белгечләр белән киңәшләшергә кирәк, нишләп була икән монда», - бу манзараны күреп, хәтта Рөстәм Маратович та дип югалып калды ахры.
Бинаның фундаменты да су үткәрә, һәм базына су керә – бина тирәли отмосткалар ясарга кирәк. Кыскасы, клуб ямьсез һәм куркыныч. Җылыга зарланмаулары гына сөендерә.
Теглар:иске мошты
Читайте нас: