Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 август 2019, 18:42

Камера карачкы түгел

Районда камераларны кайларга куялар икән?

Социаль челтәрләрдә, Госавтоинспекция сайтында юл камераларының картасы белән танышырыга мөмкин, дигән хәбәр таралгач, безнең районда камераларны кайларга куялар икән дип, кызыксынмакчы иттем мин дә. Ләкин «Бүлек тутырылып кына ята әле» дип язылып чыкты сайтта.
Ә бер көн алдан сайт бөтенләй өзеклекләр белән эшләгән булган. Илебез юлларында куелган камералар картасы басылган бүлеккә кызыксыну артып сайтка керүчеләр нык күбәйгәннән шулай булган ул. Күрәсең, кайда тизлекне киметергә, кайда курыкмыйча газга басарга кирәклеген барысының да беләсе килә.
Хәзер ЮХХДИ сайтында видеокамералар турында бернинди дә белешмә алып булмый. Әмма социаль челтәрләрдә йөрүче мәгълүмат буенча, видеокамералар Нефтекама-Яңавыл: 8-9нчы км (Раздолье), Дүртөйле-Нефтекама: 43нче км (Куян), 53-55нче км (Шәрип участогы), 84- 85нче км (Арлан), 87нче км (шәһәргә кергәндә 500 метр), 90нчы км, 92нче км, Нефтекама-Калтасы: 2-4нче км (Кутлинка) юлларында куелырга мөмкин.
Исегезгә төшерәм, ил президенты Владимир Путин, видеокүзәтү камералары водительләргә җәза бирер өчен түгел, ә кисәтү өчен куела, шуңа да аларны яшерергә кирәкми, дип белдерде.
Фото: Яндекс.ру
Читайте нас: