Иске Мошты мәчетендә район хакимияте башлыгын авылның җомга намазына җыелган өлкән кешеләре каршылады. «Безне зурлап кергәнегез өчен рәхмәт», - диде аксакаллар. Һәм шунда ук гозерләрен җиткерә башладылар. Аларның төп соравы җылылыкка кагылды.
Мәчет электрдан җылытыла. Аңлашыла ки, ай буена, җылыны җомга саен намазга кушуларын исәпкә алып, әйбәт кенә сумма җыела. Тагын да барысы да мәчетләргә шундый ярдәм күрсәтүче «башка районнар тәҗрибәсенә» сылтана. Рөстәм Маратович күршеләрдәге тәҗрибә белән кызыксынырга вәгъдә бирде. Законга салсаң, безнең илдә чиркәү дәүләттән бүленгән, һәм мәчет, чиркәү ихтыяҗларына бюджет акчасын кулланырга ярамый. Бәлкем, бу берәр төрле иганә ярдәмедер. Ничек булса да, уңай тәҗрибәне белергә кирәк.
Ә менә мәчет территориясен коймалау белән башлык булышырга вәгъдә итте. Моны «Төзекләндерү» маддәсе буенча эшләп була. Өстәвенә бина биләмә милке булып тора.
Авыл картлары башкаларга кагылышлы сорауларны да күтәрделәр. Мәсәлән, монда су белән тәэмин итү мәсьәләсе бик кискен тора икән. Үзәкләштерелгән суүткәргеч юк, һәркем үз коесыннан су эчә, ләкин сыйфаты буенча ул эчәргә яраклы түгел. Өстендә хәтта майлы элпә барлыкка килә икән.
- Нәрсә эчәсез соң алай булгач? – дип аптырады Рөстәм Мусин.
- Шул суны эчәбез инде, - диеште җыелучылар.
Искемоштылыларның су пробле¬масын хәл итү авырга төшәчәк, чөнки авыл магистраль суүткәргечтән ерак урнашкан. Иң кыска ара да 20 чакрым тәшкил итә. Һәм, И.Нигъмәтова әйтүенчә, Иске Моштыны су белән тәэмин итү районның якын киләчәктәге унъеллык планына да кермәгән. Рөстәм Мусин проблеманы өйрәнергә вәгъдә итте? «Сез безгә өмет булса да бирегез», - дигән сүзләр белән озатты аны Иске Мошты авылы аксакаллары.