Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 август 2019, 13:21

Бачкыйтауда халык азан яңгыравын тели

Рөстәм Мусин Бачкыйтау авылы имам-хатибы белән очрашты.

Яңа Янъегет авыл биләмәсенә барган чагында район хакимияте башлыгы Бачкыйтау авылы мәчетенә дә керде. Рөстәм Мусин авылның имам-хатибы Фарси Сафиуллин белән очрашты, хәер салды, бергәләп дога кылдылар. Форсаттан файдаланып, Фарси хәзрәт азан әйтер өчен җайланма белән ярдәм итүләрен сорады. «Халык авылда азан яңгыравын тели», - диде ул.
Фельдшерның да үтенече булды – ул кое казып ФАП белән клубка су кертүне сорады, әлегә аны чиләкләп ташыйлар икән. Рөстәм Мусин бу сорауларны хәл итәргә ышандырды.
Читайте нас: