Кама таңнары
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 август 2019, 16:27

Әле дә юләрләр йортына эләкмәдек

Ангелина Шляева яшьлеге турындагы истәлекләрен калдырган.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 55 ел тулган елда тарихчы-туган якны өйрәнүче Федор Бреднев Ангелина Шляеваның (Созыкина) хатирәләрен язып ала. Николо-березовкалылар аны теш табибы буларак белә. Бүген аның хатирәләрен сезгә дә җиткерәбез.
«Мин 1917 елда туганмын, гражданнар сугышы башланган булган инде. Гаиләдә сигезенче баламын. Әтиебез – кызыл партизан, күршеләр – аклар. Шуңа да әтиебезнең һәрбер кайтуы акларга хәбәр ителгән. Әтиебез качкан, ә безнең барлык мал-туарны, кош-кортны тартып алганнар, әниебезне “атарга” дигән карар чыгарганнар. Авылны көтмәгәндә кызыллар алуы гына аны коткарып калган. Мин, кечкенә сабыйны, кулына күтәргән килеш, чиркәү идән астында качканнар. Болар барысы да - апаларым сөйләвеннән.
1924 елда Ленинның үлүен яхшы хәтерлим. Беренче тапкыр барысының да кайгыруын күрдем. Картларның күз яше, пароход-лар тавышы һәм тегермән гүләве гомеремдә истән чыкмадылар. Бөтен урамнар халык белән тулган, флаглар төшерелгән иде, кешеләр революцион җырларны башкарды. Кайда да, Ленинсыз ничек яшәрбез икән, дип кайгырыштылар. Халыкның Ленинны нык һәм чыннан да яратуын үз күзләрем белән күрдем.
Алдагы балалык елларым хәтеремнән никтер җуелган. Ачлык, ялангачлык хөкем сөрделәр. Аннары алҗанган, яраланып беткән, әмма исән-имин әтиебез кайтты. Акрынлап тормыш җайланып китте.
Николо-Берёзовка – сәүдәгәрләр авылы. Сәүдәгәрләр бодай саттылар, шуңа да Камада биш пристань торды, һәм һәрчак пароход, буксирлар йөрде. Кама бик матур иде. Тирән һәм чиста сулы, безне балык белән туендыручыбыз. Чөгә, чуртан, җәен, шамбы һәм тагын башка төрле балыклар... Кыслалар да күп иде, әмма безнең гаиләдә аны никтер ашамадылар.
Авыл Кама ярында урнашкан, без дә яр буенда гына яшәдек. Бөтен җирдә чиста, тирә-як ямь-яшел. Авылдашлар бер-берсен исем-фамилияләре генә түгел, кушаматлары буенча да белде. Халык үзара дустанә булды, туганнарча яшәделәр.
Соңрак, авылыбыз начар якка үзгәрә башлагач, үзебезнең оҗмахта яшәгәнебезне аңладым. Сәүдәгәрләр авылы булса да курорт кебек иде яшәгән урыныбыз, аларга да беркем дә үпкә сакламады. Безнең зур гаиләгә ипи ел буена җитми иде, андый чакта әтиебез сәүдәгәргә бара, һәм тегесе бернинди сүзсез күпме кирәк акча, он, шикәр, ярмалар бирә иде.
Чиркәвебез шулкадәр матур иде. Ул Николай Угодникның тәхете! Ул тышкы матурлык! Эчендә дә бай иде. Нинди металлдан бизәлгән булгандыр, белмим, әмма алтын кебек ялтырап торды.
Мәктәпкә сигез яшемдә кердем – ул вакытта шулай иде. Алла законнарын өйрәнмәдек, гыйбадәт кылмадык, ә апаларым боларның барысын да өйрәнде. Үсмер чагымда апам Нюраның бер рухани белән сөйләшеп торуын ишеттем. Аның дин турында шулхәтле белүенә шаклар каттым! Әллә нинди вәгазь, кануннар – мин бераз тын алмыйча тордым. Апаларым Лиза һәм Шура бу җәһәттән белемле булды.
Яраткан әтиебез дә белемле һәм алдынгы кеше иде. Олы абыебыз Николай 16 яшендә Мәскәүгә китте һәм авыл хуҗалыгы академиясенә керде. Ә бу болай булды.
Метрополитен төзелеше башлангач, эшчеләр ялларга дип бик күп «командирлар» килде. Берничә кеше – шундый интеллигент үзләре - бездә фатирда торды. Абыебыз Николайны яраттылар тагын (ә ул чыннан да акыллы иде), һәм улыгызны Мәскәүгә җибәрегез, аңа укырга кирәк диделәр әтиебезгә, булышырга сүз бирделәр. Шулай итеп 16 яшеннән башкалага чыгып китте абый.
Сез укырга һәм һөнәр алырга тиеш, ди иде әти безгә. Нәтиҗәдә Анна Уфага педтехникумга керде, Лиза һәм Шура – шулай ук педтехникумга, әмма Сарапулдагысына. Өйдә мин генә калдым, яшем җитмәгәч, мине беркая да алмадылар.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 32нче санында укыгыз.
Читайте нас: