Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 август 2019, 19:54

Районда «Сәламәтлек поезды» эшли

Барысын да кабул итәләр.

Беренче ике көндә «Сәламәтлек поезды» Мүзәк авылында кешеләрне кабул итте. Мүзәк, Илестанбәт, Ишмәт, Калтай авылларында яшәүчеләр эндокринолог, офтальмолог, хирурга-онколог, гинеколог һәм стоматологка керә, анализлар тапшыра, маммография һәм флюорография уза алды.
Күчмә модульләр янында иртүк чират тезелде. Күпләр өчен бу урында белгечкә күренеп тиешле дәвалану алу мөмкинлеге булды.
- Табибларыбыз соңгы пациентка кадәр эшли, бөтен теләүчеләрне дә кабул итәләр, ә алар аз түгел, - ди Краснокама үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Гөлнара Гобәйдуллина. – Нефтекама һәм Бөре шәһәрләре дәваханәләреннән күчмә «Сәламәтлек үзәкләре», Яңавыл дәваханәсеннән күчмә ФАП килделәр. Мәктәп бинасында район дәваханәсе табиблары: офтальмолог, эндокринолог, терапевт, хирург-онколог, стоматолог кабул итәләр, УЗИ үтәргә мөмкин. «Сәламәтлек поезды»ның хезмәтләре авылда бик кирәк булып чыкты. Бу чыннан да кешеләргә зур ярдәм, чөнки табибка күренер өчен Николо-Березовкага барып йөрергә кирәкми. Безнең максат, соңыннан тикшерүгә җибәрер яисә дәваханәгә салыр өчен, чирләрне иртә стадиясендә ачыклау. Башланып кына килгән чагында ачыкланса, авыруны дәвалау да, аякка бастыру да җиңелрәк бит.
Пациентлар «Сәламәтлек поезды» табибларына рәхмәт укып туялмый. Мүзәктә без һәр кабинет янында шундый сүзләрне генә ишеттек: «табиблар бигрәк ачыкр һәм игътибарлылар», «бик шәп киңәшләр бирделәр», «мондый башлангычны алга таба да дәвам итсеннәр иде».
- Без, әлбәттә, дәваханәгә дә йөрибез, фельдшерга да күренеп торабыз, ә монда табиблар өйгә килделәр диярлек бит, - дип уртаклаша тәэссоратлары белән пенсионерка Нина Афонькина. – Табибларга күренә алуыма бик шатмын. Итагатьле үзләре, бөтен сорауларыма да җавап бирделәр. Район үзәгенә барсаң, тулы бер көнең югала бит, ә монда барысы да бер урында һәм тиз кабул итәләр.
Тиз эшләүләрен исәпкә алып, «Раздолье» интернатыннан быел диспансерлаштыру узарга тиешле хатын-кызларны алып килгәннәр иде.
- 15 кеше алып килдек, - ди интернат фельдшеры Снежана Петрова. – Ничек инде мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырасың. Раздольедан Мүзәккә якын гына бит. Әлбәттә, авылда яшәүчеләр өчен дә уңайлы бу. Эш арасында саулыгыңны тикшертергә гел генә вакыт та табып булмый.
Аның белән Мүзәк авылы фельдшеры Надежда Галләмова дә ризалаша:
- Аеруча өлкәннәр өчен яхшы бу, район үзәгенә барып йөрисе юк. Анализларны биреп була. Кан басымын да үлчиләр, күзне дә тикшерәләр, ЭКГ да төшерәләр. Хатын-кызлар маммография үтәләр, гинеколог кабул итә.
Анализ нәтиҗәләре белән пациентлар соңыннан терапевтка бара. Мәктәп кабинетларының берсендә район хзәк дәваханәсе терапевты Гөлнара Габдрәхимова кешеләрне кабул итә: карый, киңәшләрен бирә һәм кирәк икән дарулар яза яисә алга таба тикшеренер өчен район поликлиникасына барырга куша.
«Сәламәтлек поезды» 10-11 августта Яңа Бурада эшләячәк, 14-15 августта – Саузбашта һәм 16-17 августта Яңа Янъегеттә кешеләрне кабул итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек поезды» республика буенча «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында йөри
Читайте нас: