Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 август 2019, 18:50

Урам уртасында балалар мәйданчыгы

Район үзәгендәге Чкалов урамында әкияттәгегә охшаш шәһәрчек барлыкка килгән.

Шушы көннәрдә район үзәгендәге Чкалов урамына кергәч күзләремә ышанмый тордым. 23нче санлы йорт каршында, юл кырыенда, әкияттәгегә охшаш шәһәрчек барлыкка килгән.
Монда «Урал» мотоциклы һәм «УАЗ» внедорожнигы куйганнар. Өлкән буын аларның илебез өчен нинди әһәмияткә ия булганын хәтерлидер әле. Ләкин алар, кем әйтмешли, үзләренә тиешлесен йөргәннәр инде һәм хәзер балалар мәйданчыгында кызыклы аттракционнарга әйләнгәннәр. Дөрес, бераз үзгәрткәннәр үзләрен. Мәсәлән, «УАЗик»ка ике пулемет куйганнар: берсе – машинаның арткы өлешендә, икенчесе импровизацияләнгән түбәдә.
Янәшәдә җиргә алты багана утыртылган. Ә аларга куелган аркылы борысларга зур резин шар элгәннәр, һәм аңа арканнан ясалган баскычтан гына менеп була.
Шунда ук таганнар, үрмә ятаклар эленеп тора. Баскетбол кәрзиненә дә урын тапканнар. Рәхим итеп уйна, ял ит.
Бала-чага өзелеп тормый мәйданчыктан. Монда сабыйлар гына түгел, мәктәп яшендәге балалар да килә. Авылның икенче башыннан килүчеләр дә күп.
Балалар өчен шундый шәп мәйданчык корган кешеләр белән танышып, аларны сезгә дә күрсәтәсем килгән иде дә, барып чыкмады – өйдә юклар иде. Алар машина белән каядыр китте, диде шау-гөр килеп уйнаган балалар.
Шулай да белгән кешеләрдән сораштырып, мәйданчыкны Валерий Тетерев гаиләсенең коруын ачыкладым. Интернеттан карап Валерий Григорьевичның эшкуар һәм меценат, туган авылы Николо-Березовканың чын ватанпәрвәре булуын белдем.
Читайте нас: