Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 август 2019, 17:31

Йөрәк белән шаярмыйлар

Инфарктны ничек танырга.

Миокард инфаркты нәрсә ул, «Ашыгыч ярдәм»не кайсы очракта кичектергесез чакырырга һәм табиблар килгәнче ниләр эшләргә кирәк? Бу хакта үзәк район дәваханәсе табиб-кардиологы Айгөл Крамаренко сөйли.


- Айгөл Мәсгутовна, ни өчен инфарктлар шулай күп?
- Миокард инфаркты - тромбоз барлыкка килеп, кан йөреше кискен бозылганда, йөрәк мускулының җәрәхәтләнүе ул. Тромбоз - йөрәкнең бер артериясенең атеросклеротик төер белән тыгылуы.
Хәтәр йөрәк өянәгенең беренче билгесе - күкрәк читлегендәге авырту тойгысы, яки, кайчак тасвирлаганча, күкрәкне баскан яки кыздырган кебек авырту. Мондый авырту физик хезмәт вакытында яки аннан соң барлыкка килергә мөмкин. Авырту шулай ук эмоциональ дулкынлану вакытында, яки аннан соң да барлыкка килергә мөмкин. Салкынга чыккан соң да. Икенче билгесе - кисәк кенә хәл бетү. Өченче билгесе - салкын тир бәреп чыгу. Билгеләрнең менә шундый өчлеге. Бу зур үлчәмдәге миокард инфаркты һәм катлаулы өзлегү ихтимал булу турында кисәтә.

Кешеләрнең күбесе үз халәтен дөрес бәяләми, һәм еш кына алар инфаркт билгеләре белән таныш түгел.

Проблема шунда, әгәр кешенең берәр урыны авырта башласа, ул йөрәге авырта дип башына да китерми. Ул я ярамаган нәрсә ашаганмындыр, я остеохондроздыр, я бронхит, я башка берәр авырудыр, дип уйлый. Кеше я авыртуга игътибар бирми, я кирәкмәгән урынын дәвалый башлый. Халык бит “бу хәл минем белән булмас әле” дияргә ярата. Мин сезгә сөйләгән өч билге турында истән чыгармаска, кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакырырга кирәк.

Күкрәк читлеге авыртканда беренче ике сәгатьтә “инфарктник”ларның якынча 20%, беренче алты сәгатьтә 50% табибларга мөрәҗәгать итә. Калган 30% кешеләр исә үзләрен-үзләре дәвалап маташа.
- Хәтәр йөрәк өянәге кемдә булырга мөмкин?
- Табиблар инфарктның теләсә кемдә булырга мөмкин булуын кисәтә. Шулай да, куркыныч булган беренче төркемгә олы яшьтәге кешеләр, салкын һавада эшләүчеләр, мәсәлән, ишегалды себерүчеләр керә.
Яшь кешеләрдә инфаркт билгеле бер яшәү рәвеше алып баручыларда булырга мөмкин. Әгәр кеше тәмәке тартса, аз йокласа, күп дулкынланса, аракы эчсә - ул куркыныч төркемендә. Әгәр кеше тормышында югарыда әйтелгән пунктларның берсе генә булса да, табиблар аны автомат рәвештә потенциаль йөрәк авырулы кешеләр хисабына кертә.
Инфаркт булу куркынычын киметү өчен актив яшәү рәвеше алып бару һәм билгеле бер ризыклардан баш тарту бик мөһим.
Туклану бик зур әһәмияткә ия. Колбаса, эшкәртелгән ризыклар, баллы газлы сулар, фастфуд кулланмаска кирәк. Боларның атеросклероз һәм соңыннан миокард инфаркты китереп чыгаруы ачыкланды.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 32нче санында укыгыз.
Теглар:инфаркт
Читайте нас: