Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 август 2019, 12:17

Ямьле һәм җылы урында эшлисебез килә

Район хакимияте башлыгы Иске Янъегет авылында булды.

Иске Янъегет клубында иң тәүдә суыкка зарландылар.
- Әлбәттә, суык булачак, сез бит җылылык приборларын фанера белән каплап куйгансыз. Сез бит тамашалар залын түгел, ә фанералар һәм бина стенасын җылытасыз, - дип аптырап йөрде Рөстәм Маратович һәм кичекмәстән фанераларга тишекләр тишәргә кушты.
Ләкин проблемалар моның белән генә бетми: түбәдән ага, тәрәзәләр искергән, ишекләр кыйгайган... Бу бинаны себереп түгеп, яңасын төзесәң, арзангарак төшәчәк, мөгаен. Әмма Иске Янъегеткә чират кайчан җитә әле? Һәм Рөстәм Маратович та, мин, сезгә яңа клуб салдыртам, дип ышандырмыйм, диде, шуңар әлегә иске бинаны ничек тә карап тотарга кирәк: иске шиферны берәмләп булса да алыштырырга, радиаторларны ачарга.
- Безгә яңа креслолар да кирәк иде әле, - дип аның артыннан калмыйча тезде проблемаларын клуб хезмәткәрләре. – Ямьле һәм җылы урында эшлисебез килә... Тагын да койма тотарга кирәк, югыйсә сыерлар ишек төбенә тычып китә...
Клуб хезмәткәрләре агымдагы ремонтка нибары алты литр гына буяу бүлгәннәренә дә зарланды. «Шул алты литрны ничек җиткерергә инде безгә?» - дип аптырау катыш сорады алар, яңартуны таләп иткән стеналарга күрсәтеп.
Биредә урнашкан китапханәне дә шул ук проблемалар борчый. Китап киштәләре тезелгән залга керергә аякларым атламады - 21 гасырда китапханәләрнең шундый биналарда калырга мәҗбүр булганнары өчен оят.
Читайте нас: