Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 август 2019, 00:14

Финалга 70 “Башкортстан лидеры” үтте

Уфада “Башкортстан лидерлары” кадрлар проектының “Идарәчелек командасы 2020-2025” конкурсы ярымфиналы тәмамланды.

БСТ телеканалы хәбәр итүенчә, финалга 70 катнашучы чыкты. 50 җиңүчегә республика министрлыкларында һәм ведомстволарында эш тәкъдим итәчәкләр. Финал сентябрьдә үтәчәк һәм туры эфирда БСТ каналыннан трансляцияләнәчәк.
Көн дәвамында катнашучылар гомумдәүләт проектлары буенча кейслар чиште, юлларны ремонтлауның иң нәтиҗәле ысулларын билгеләде, халыкны мәдәни объектларга экскурсиягә җәлеп итү ысулларын эзләде, сәламәтлек саклау сыйфатын күтәрү буенча программалар эшләде.
Катнашучылар үзләре генә дә, команда эчендә дә эшләде. Барысы да үз проектларын презентацияләүгә мөмкинлек алды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/finalga-70-bashkortstan-lidery-tte/
Читайте нас: