Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 август 2019, 19:12

Иң-иңнәре кем булыр?

“Башкортстан лидерлары” бәйгесе дәвам итә.

Республика киләчәген яхшыга үзгәртергә теләгән актив, сәләтле яшьләр мөмкинлекләрен тестлар эшләп, кейслар чишеп күрсәтә.Төштән соң да бәйгедә бай программа үтә: проектлар яклау, презентацияләр, осталык дәресләре.
Оештыручылар бәйгедә катнашучыларны төрле яктан сыный. Аларның лидерлык, ораторлык, фикерләү, катлаулы мәсьәләләрне чишү сәләтләре тикшерелә.
Чараны оештыручыларның берсе Айгөл Десяткина әйтүенчә, катнашучыларның уртача яше - 34, 80 проценты ир-егетләр, күбесе дәүләт хезмәтендә эшли.
Бәйгедә һәр катнашучыга үз потенциалын, активлыгын, мөмкинлекләрен күрсәтергә барлык шартлар тудырылган.
Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин әйтүенчә, бу чараҗяңа буын идарәчеләрен табарга ярдәм итә, эшкә урнашканда үтә торган сөйләшүдән күләмлерәк тә, сыйфатлырак та. Берничә биремне министрлар әзерләгән. Александр Сидякин конкурсның властька таныш-белешсез сәләтле кешеләргә килергә ярдәм итүен билгеләде. “Безнең бурыч – республикадагытормышны яхшырту”, - дип ассызыклады ул.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/i-i-n-re-kem-bulyr/
Читайте нас: