Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 август 2019, 19:43

Плитә ташын законсыз чыгаручылар тотылган

Белорет районында кыйммәтле плитә ташын законсыз чыгарып, бөтен ил буенча таратканнар.

"Плитә ташын законсыз чыгаручыларны тоту өчен төрле структураларның берничә подразделениесе, агентура, дрон аша видеога төшерү кулланылды һәм махсус подразделениеләр ярдәмендә кулга алулар белән тәмамланды, - дип яза республика җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрдә. - Нелегаллар оятсыз һәм ышанычлы эшли. Разведкалауга лицензия алалар һәм шунда ук эшли дә башлыйлар. Авыр техника, җитди саклау чаралары кулланып. Урындагы җитәкчелекнең мондый масштаблы эшне борын астында "күрмәү"ләренә беркайчан да ышанмаячакмын. Бизнес әйләнеше - җитди. Моннан чыгып киткән машина номерларына карганда - бөтен Русия һәм БДБ илләренең ярытсы шушында. Без республика Хакимитятендә шундый катлаулы эшләрне тикшерү өчен махсус Контроль комиссиясе булдырдык. Эш кузгалды. Әлеге очракта гади эшчеләр түгел, ә Башкортстанны талап, күп табыш алучылар җавапка тарттырылачак. Сезнең районнарда да шундый хәл булса, турыга үземә мөрәҗәгать итегез".
Фото: Башинформ
Читайте нас: