Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 август 2019, 17:48

Корбан бәйрәмен зурлап үткәрдек

Иске Мошты авылы мәчетендә бәйрәм намазына 50 кеше җыелды.

Корбан бәйрәме хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.
Иске Мошты авылы мәчетендә авылдашлар, иганәчеләр, битараф булмаган кешеләр көче белән 11 августта шушы әһәмиятле вакыйга бәйрәм ителде. Бәйрәм намазына 50 кеше җыелды.
Корбанга бәрәннәрне “Восход” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (директоры И.М.Ахунов) бирде һәм мәчет акчасына алынды. Бәйрәм намазыннан соң барысы да аш ашады һәм авылның оста куллы ханымнары әзерләгән камыр ашлары белән чәй эчте.
Алдан төзелгән исемлек буенча мохтаҗларга һәм хәлсезләргә, гомумән, бәйрәмгә килә алмаганнарга сыйларны өйләренә тараттык.
Мәчеткә җыелучыларны бәйрәм белән Яңа Янъегет авыл биләмәсе башлыгы И.Нигъмәтова котлады һәм барысына да игелек, гаделлек, тирә-яктагыларга карата шәфкатьлек, миһербанлык күрсәтеп яшәвебезне теләде.
Авылдашлар исеменнән Корбан бәйрәмен үткәрүдә катнашучыларга рәхмәт әйтәсе, авылыбыз мулласы Сәлимҗан Хәсәнов һәм имам-хатиб Мәгъфурҗан Галимҗановның дини белем бирүгә керткән өлешләрен бигеләп үтәсе, аларга озын гомер телисе килә.
Читайте нас: